Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иске Сережкинода янгынны сүндерергә су кирәк

Июль аенда Иске Сережкино авылындагы бер буш өйдә ут чыкты (ул мирас буларак Яр Чаллыда яшәүче бер хатын исемендә теркәлгән). Янгын сарайда башланган, димәк, кем дә булса ут төрткән дип фаразларга да нигез бар. Янгын сүндерергә күп кеше җыелды, ләкин якын тирәдә су булмады. Иске Сережкино халкы берничә ел элек...

Июль аенда Иске Сережкино авылындагы бер буш өйдә ут чыкты (ул мирас буларак Яр Чаллыда яшәүче бер хатын исемендә теркәлгән). Янгын сарайда башланган, димәк, кем дә булса ут төрткән дип фаразларга да нигез бар.


Янгын сүндерергә күп кеше җыелды, ләкин якын тирәдә су булмады. Иске Сережкино халкы берничә ел элек зур булмаган инешне буып кую өчен торба сатып алган иде. Кызганыч, бульдозер таба алмадылар. Утны сүндерергә килгән янгын машиналарына суны Чирмешән елгасыннан - 3 километр арадан ташырга туры килде. "Үтәмеш" җәмгыятенең МТЗ тракторына көйләнгән сыешлык белән су ташу да беркадәр ярдәм итте.

Ут-күз чыккан очракта су запасы булу зарур. Бу мәсьәләне кичекмәстән хәл итәсе иде.

Тагын. Янгын сүндерү машиналарын чакырту өчен күп вакыт таләп ителде. 112 номеры буенча безгә беркем дә җавап бирмәде. Кәрәзле телефон буенча янгын частена (шулай ук ашыгыч медицина ярдәменә дә) шалтырата белүчеләр булмады. Ә бит моны һәркем белергә тиеш.

Евгений Илюхин.

Иске Сережкино авылы.

Редакциядән. 135нче янгын бүлегендәге номерлар буенча шалтыратып була: 01; 8(84396) 01-111; 8(84396) 2-57-01.

Ашыгыч медицина ярдәме телефоннары: 03; 8(84396) 03-111; 8(84396)2-58-95.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X