Утыз Имән авылында яшәүчеләрнең бакчаларында кабак бик уңган, әйтүләренчә, авырлыклары 45-50 килограммга җиткәннәре дә булган.
Җәмилә һәм Марат Минаповлар да бик күп үстергәннәр кабакны. Бу яшелчә малларны бик яхшы симертә.
-Бакчада үскән кабак белән терлекләрне сыйлыйбыз. Маллар байтак булгач, күп кирәк, бакчабыздагыларның күбесен ашаттык. Авылдашлар да үзләреннән арткан яшелчәне бирә. Менә әле Хәлит Мәхмүтов бик зур кабаклар бирде. Иң зурысы 45-50 килограмм гына бардыр, - диде Марат Минапов.
Минаповлар үгезләргә кабакларны урталай ярып кына бирә һәм маллар аны бик тәмләп кимерә.
Нет комментариев