Сайлауда чумачкалылардан иң беренче булып ветеран механизатор үз тавышын бирде
Безнең районда

Сайлауда чумачкалылардан иң беренче булып ветеран механизатор үз тавышын бирде

Әсәдулла абый Вәлиуллин сайлау участогына иртәдән үк килде. Гомере буе колхозда трактор иярләгән якташыбыз бүген дә озак йокламаган.

Сәгать әле тугызынчы гына киткән иде – җиде-сигез авылдаш урнага бюльлетеннәрне салды да: Марат Гомәров фотосы

Кырыклап йортлы кечкенә Чумачка авылында РФ Дәүләт Думасына быелгы сайлауда да халык, гадәттәгечә, бик актив. Сәгать әле тугызынчы гына киткән иде – җиде-сигез авылдаш урнага бюльлетеннәрне салды да.

-Эшне бетереп куйыйм, дидем. Имин, тыныч тормышлар насыйп итсен. Сайланган депутатларыбыз халык өчен тырышып эшләсеннәр, шуның өчен үз тавышымны бирдем, - диде 72 яшьлек Әсәдулла Мәҗит улы.

Сәгать әле тугызынчы гына киткән иде – җиде-сигез авылдаш урнага бюльлетеннәрне салды да: Марат Гомәров фотосы

Чумачка – район үзәгеннән иң ерак булган авылларның берсе, ара 30 километр тирәсе.

-Авылдашларыбызга активлыклары өчен бик зур рәхмәт. Ветеран механизаторыбыз Әсәдулла абый беренче булып сайлады. Үз тракторы белән күпләргә әле хәзер дә бик нык ярдәм итеп яшәүче авылдашыбыз сайлауда да өлгер. Гомумән, участок сайлау комиссияләре әгъзалары барысы да үз урынында, күзәтүчеләр бар, полиция хезмәткәре иминлекне саклый, - диде Чумачкадагы сайлау участогы рәисе Гөлинә Галәветдинова.

Сәгать әле тугызынчы гына киткән иде – җиде-сигез авылдаш урнага бюльлетеннәрне салды да: Марат Гомәров фотосы


Нет комментариев