Әмир авылы турында сүз чыкса, анда бердәм, дус халык яши, алар эштә дә, ашта да – гел бергә диләр. Әмирлеләр сер дә саклый белә, икән.
Кушамат белән дусларга гына эндәшә идек
-4 нче сыйныфка Лашманга укырга киттек. Беренче көнне үк өлкән сыйныф укучылары безгә катгый итеп әйтеп куйдылар: “Лашманнарга әмирлеләрнең кушаматларын әйтергә ярамый!”. Әйтми дә идек, язылмаган закон, - дип сөйләде безгә Әмир авылында гомер итүче Илдус Җиһаншин.

Илдус Хафиз улы әйтүенчә, аның әтисенең кушаматы Чутыр булган, әнисе ягыннан алар – Суган. Әмма Җиһаншаннарга олы абыйларының - Искәндәр абыйның кушаматы – Камыт ябышкан.
-Менә хәзер сез язгач, лашманнар безнең кушаматны беләләр инде, - дип шаяртты Илдус абый. - Авылда кушаматсыз кеше булмаса да, кушамат белән без дусларга гына, якын итеп кенә эндәшә идек.
Җиһаншиннар нәселе – ишле дә, данлыклы да. Хафиз абый белән Һәдия апа Җиһашиннар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, алар бергә 22 ел гына яшәп калалар, Хафиз абыйның 44 яшендә гомере өзелә. Ул вакытта төпчекләре Илфакка нибары 4 яшь булган.

Илдус абый 42 ел элек гаилә кора, үзенә пар канат Нурсинәне Югары Кәминкә авылыннан алып кайта. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр, бүген инде һәммәсенең үз гаиләсе бар. Авылдашыбызны күпләргә үрнәк итеп куярлык. Аякларын кискәч тә, ул төшенкелеккә бирелмәде. Коляскада йөрсә дә, бер тик тормый. Машинасын кул белән йөртә торганга көйләп, руль артына еш утыра. Өйдә дә эшсез тормый, ул агач эшләнмәләре ясый. Эскәмияләрен, өстәлләрен авылдашлр гына түгел, күрше авыллардан да килеп алалар.

Кушамат ул – авыл бизәге
-Безнең Әмир авылын белмәгән кеше юктыр кебек тоела миңа. Әллә зур юл буенда урнашкангамы, әллә инде ел саен Авыл көне үткәнгәме, әллә инде исеме шундый мәгънәле кыска булгангамы. Авылга чама белән 225 ел. Аның 200 еллыгын да зурлап уздырган идек. Авылның тарихы ерак гасырларга барып тоташа. 1800 нче елларда Югары Карамал авылыннан Әмир бабай Юнысов берничә гаилә белән менә шул Сөлчә елгасы буена килеп урнашалар һәм шушында гомер итә башлыйлар, - ди Әмир авылында туып үскән, бүген Чирмешәндә яшәүче Гакилә апа Нуретдинова. – Ә кушаматка килгәндә, кушаматсыз авыл булмыйдар, авылда кушаматсыз кеше юктыр. Кушаматны авылның бизәге дияр идем. Ник дисәң? Еллар, гасырлар буена гаиләгә, нәселгә таккан кушаматлар бар. Халкыбыз шундый җор телле, кешенең башкарган эшенәме, гамәленәмә, яисә ялгыш өйткән сүзенә карап, кушамат ябыштырып кушканнар. Һәм ул шундый итеп үзенә туры килеп торган, аны кулланганнар. Кушамат – ул үзенә күрә навигатор булган, юнәлеш бирүче. Чөнки элек авылда халыкны фамилиясе, исеме белән түгел, кушаматы белән тапканнар. Ә бит бер авылда бер фамилияле, бер үк исемле кеше күп булган, ләкин аларның кушаматлары төрле. Әле шул да искә төште. Безнең вакытта авыда бала күп иде бит. Арабызда низаг чыкса, ярдәмгә кушамат килә иде. Бер-беребезне кушаматлар белән үрти башлый идек, әле аңа өстәп тагын әллә нинди сүзләр уйлап чыгара идек.

Ә сез үз кушаматыгызны беләсезме? Белмәсәгез, белергә тырышыгыз. Белеп тору зыян итмәс. Кайбер очракларда үз-үзеңне белүгә, үзеңә читтән карауга тиң ул.
Нет комментариев