Чирмешән районындагы сайлау участокларында иртәдән үк җанлылык
Безнең районда

Чирмешән районындагы сайлау участокларында иртәдән үк җанлылык

18 сентябрь иртәсендә райондагы барлык 34 сайлау участогы да ачылды. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда исемлеккә кертелгән 13 мең 95 кеше катнашуы көтелә.

-Комиссияләрдә - тәҗрибәле, җаваплы кешеләр. Участоклар барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителгән, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин.

Әмир авылында да сайлау участогы нәкъ иртәнге сәгать 8дә ачылды.

Садрыевлар гаиләләоре белән иртүк килгән Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Садрыевлар гаиләсе, Фәнзирә апа, улы Айнур, килене Айгөл сайлау участогына беренче булып килеп керделәр.

-Чаллыга ашка чакырдылар, шуңа да юлга чыкканчы эшне бетереп китик дидек. Балаларның бүген ял көннәре. Минемчә, Дәүләт Думасында халык мөнфәгатен кайгыртучы лаеклы кешеләр булырга тиеш, - диде Фәнзирә апа.

Әмир авылында исемлеккә 197 сайлаучы кертелгән. Садрыевларның аягы җиңел булды, авыл клубында урнашкан сайлау участогына халык иртән үк агыла башлады.

Садрыевлар гаиләсе сайлау мизгелләре Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

  •  IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 2026 елның 18-20 сентябрендә узачак. Парламенттагы 450 урынның яртысы партия исемлекләре буенча бүленәчәк, икенче яртысы – бер мандатлы округлар буенча. Татарстан Республикасында алты сайлау территориясе булдырылды: Идел буе, Мәскәү, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт һәм Үзәк.

Нет комментариев