Чирмешәндә «Хезмәт һәм фидакарьлек» фестивале узды
Безнең районда

Чирмешәндә «Хезмәт һәм фидакарьлек» фестивале узды

Чирмешәндә Яшьләр мәйданчыгында узган “Хезмәт һәм фидакарьлек” фестивалендә республиканың Электрон мактау тактасына кертелгән райондашларыбызны хөрмәтләделәр.

2026 ел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан Хәрби батырлык  һәм хезмәт фидакарьлеге  елы дип игълан ителде.

ТР Электрон мактау тактасына республиканың төрле тармакларында хезмәт куючы 15290 лаеклы хезмәткәр турында мәгълүмат урнаштырылган. Татарстандагы 4800дән артык оешма үз алдынгыларын тәкъдим иткән. Алар арасында Чирмешән районыннан да 70тән күбрәк алдынгы хезмәткәр исеме лаеклы рәвештә урын алды.

Тантаналы чарада район башлыгы Рамил Айбатов, Россия Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Анатолий Иванов катнаштылар.

- Без татарстанлыларның республика икътисадының барлык өлкәләрендәге фидакарь хезмәтенә тиешле хөрмәт күрсәтергә тиеш һәм бүген һәр хезмәт кешесенә ихлас ихтирам сүзләрен әйтәбез, - диде район җитәкчесе фестивальдәге чыгышында.

Депутатлар да районның, республиканың һәм илнең үсешендә хезмәт кешесенең ролен аерым билгеләп үттеләр, районның алдынгы хезмәткәрләренә, үз эшенә тугры, тырыш һәм фидакарь кешеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Бәйрәм җыр-моңнар белән үрелеп барды: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Үзгәрешләр күз алдында

«Уңайлы шәһәр мохите» федераль программасында һәм «Безнең ишегалды» республика программасында катнашу нәтиҗәсендә районда биш ел эчендә 18 ишегалды төзекләндерелде (барлыгы 31), 134 километрдан күбрәк юл ремонтланды, 11 яңа объект төзелде, 20дән артык объект капиталь ремонтланды.

Лаеклы ветеран

Түбән Чегодайның “Жданов” колхозында алдынгы тракторчы, комбайнчы булып хезмәт куйган Гариф бабай Ибраһимовка 28 сентябрьдә  96 яшь тулачак. Ул Электрон мактау тактасына кертелгән иң өлкән якташларыбызның берсе.

-Безнең буын күп күрде, иле белән күрде ул вакытларда. Донбаста да эшләп кайттым. Аннан соң туган авылымда гомерем буена тракторчы, комбайнчы булып хезмәт куйдым. Ул вакытларда эшебезне күрә белделәр: медальләрем, Мактау грамоталарым да бик күп, - ди Гариф Ибраһим улы.

Бәйрәм җыр-моңнар белән үрелеп барды: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Хөрмәтле укытучы

Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Чирмешән лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Закированың педагогик хезмәте 35 ел. Аның укучылары ел саен республика олимпиадасында призер булалар, бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар туплыйлар. Бүген аны да сәхнәгә чакырып, исеме Татарстан Республикасының электрон Мактау тактасына кертелүе хакында таныклык тапшырдылар.

- Минем өчен лицей күптән инде икенче өем булды. Биредә гомеремнең бер өлеше үтте, биредә мин чын укытучы булдым, биредә мин чын дуслар таптым. Безне балаларга һәм фәннәребезгә мәхәббәт берләштерә. Без –команда һәм бер-беребезгә терәк булып торабыз. Мин үзебезнең лицейның алга таба да чәчәк атуын, хезмәттәшләребезгә — нык сәламәтлек һәм илһам, ә укучыларга - аларның белем белән кызыксынуларын беркайчан да югалтмавын телим, - диде Гөлүсә Кәүсәр кызы.

Бәйрәм җыр-моңнар белән үрелеп барды: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Мәдәнияткә тугрылык

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Маргарита Игнатьева да 40 елдан күбрәк җирлекара үзәк китапханәдә хезмәт куя. Коллективта да, китап укучылар арасында да зур ихтирам казанган кеше.

Маргарита Владимировна республика, район чараларында гел актив катнаша, үз эшен җиренә җиткереп башкара.

-Электрон мактау тактасы - яхшы идея, бездә лаеклы кешеләр бик күп. Мин гомерем буе мәдәният өлкәсендә, кешеләр белән тыгыз элемтәдә эшләдем. 40 ел эчендә китапханәләрнең эшчәнлеге үзгәрде, заманча технологияләр килде, мәдәниятне үстерү буенча дәүләт программалары гамәлгә кертелә. Мактау тактасына башка лаеклы кешеләр белән беррәттән, беренчеләрдән булып эләгү - минем өчен зур хөрмәт билгесе. Бу бөтен коллективның казанышы, Без команда булып эшлибез. Без искиткеч республикада яшибез, безнең кешеләр эшли дә беләләр, тормышка шатланалар да, - диде Маргарита Владимировна.

Бәйрәм җыр-моңнар белән үрелеп барды: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Бәйрәм җыр-моңнар белән үрелеп барды. Район үзешчәннәре бәйрәм кунакларына моңлы җырларын бүләк иттеләр.


Нет комментариев