19 нчы сентябьрнең 20.00 сәгатенә районда 9638 сайлаучы (73,6 процент) сайлау урналарына бюллетеньнәрен салган.
Бу хакта районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин хәбәр итте.
-Сайлаулар тыныч үтә, ниндидер тәртип бозулар юк. Бүген сайлауларның финал өлеше, - диде Рамил Исмәгыйль улы.
РФ Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылышына депутатлар сайлау 18 сентябрьдә старт алды. Сайлау өч көн – 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Республика территориясендә сайлау участоклары иртәнге 8дән 20.00 сәгатькә кадәр ачык. Гомумән, 19 сентябрьнең 18.30 сәгатенә росссиялеләрнең 40 проценты үз тавышын биргән.
Нет комментариев