Әмир авылының Байкал урамында яшәүчеләр бүген сайлауга яңа күпердән барды
Безнең районда

Әмир авылының Байкал урамында яшәүчеләр бүген сайлауга яңа күпердән барды

Әмир авылында Сөлчә елгасының ике ярын тоташтыручы яңа күпер ачылды.

Әмир авылында Сөлчә елгасының ике ярын тоташтыручы яңа күпер ачылды: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Беренче урында - куркынычсызлык

Кичә Әмир авылында Сөлчә елгасы аша салынган күперне капиталь ремонттан соң тантаналы итеп ачтылар.

Әлеге мөһим проект абыйлы-энеле Фазыл һәм Миндар Әгъләмовларның финанс ярдәме белән тормышка ашырылды. Моның өчен авыл халкы, аякташлары Әгъләмовларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Моннан бик күп еллар элек салынган күпергә күптән ремонт кирәк иде инде. Объектны ремонтлау бер ай элек башланып киткән иде һәм менә дүрт атна  үткәч, 52 метр озынлыктагы, киңлеге 6 метрлы күпер тулысынча файдалануга тапшырылды. Биредә барлык эшләрне дә җиренә җиткереп башкарганнар. Аеруча куркынычсызлыкка игътибар бирелгән. Елганың ярлары ике яктан да ныгытылган. Күпергә яктылык кайтаручы элементлар урнаштырылган, монда баганалар утыртып яктырткычлар куйганнар. Күперне сынап та карадылар, бирегә йөк төягән 54 тонналы машинаны да кертеп бастырганнар иде. Төзүчеләр өйтүенчә, күпер бер миллиметрга да кузгалмаган.

Әмир авылында Сөлчә елгасының ике ярын тоташтыручы яңа күпер ачылды: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Әгъләмовлар – авылның төп иганәчеләре

Бу күпер ремонтының иганәчеләре - Әмир авылында туып-үскән, инде бик күп еллар авылдашларына һәрьяклап ярдәм итеп торучы абыйлы-энеле Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар. Сургутта гомер кичерүче бертуганнарны Чирмешәннән читтә дә яхшы беләләр. Туган авыллары яшәсен, нәселләр киселмәсен, нигезләр корымасын өчен тырышалар алар.

Әмир авылында Сөлчә елгасының ике ярын тоташтыручы яңа күпер ачылды: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Чирмешәндә мәчет салдырдылар, Әмирдә 30 еллык мәчетне яңартылар, авылда туган һәр сабыйның әти-әнисенә 100 мең сум акча тапшыралар. Моннан тыш сугыш чоры балаларына ай саен өч мең сумлык азык-төлек тапшыралар. 10 елдан артык авылда Авыл көне оештыралар, инде менә әмирлеләр алар ярдәме белән күперле дә булдылар. Сүз уңаеннан, бу зур күперне ремотлауга керешкәнче, Әгъләмовлар авылда җәяүлеләр өчен өч басма һәм җиңел автомобильләр өчен бер күпер төзегәннәр иде инде. Монысы аларның авылдашларына бүләк иткән бишенче күперләре. 

Район җитәкчелеге рәхмәт белдерде

Әмир авылында Сөлчә елгасының ике ярын тоташтыручы яңа күпер ачылды: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Авыл халкының куанычын уртаклашырга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов Әгъләмовларга һәм күпер төзелешендә катнашкан барлык авыл халкына олы рәхмәтен җиткерде. 

-Күпер төзү - җиңел эш түгел, бу - күп кешеләрнең бердәмлеге, хезмәте, тырышлыгы. Монда байтак кешенең өлеше керде: кемдер ашатты, кемдер эчерде, башкалар өмәләрдә катнашты, һәрвакыт күңелне күтәреп тордыгыз. Моның өчен һәрберегезгә зур рәхмәт. Без үзебезнең хәләл хезмәт хакыбызны халык белән бүлешә алуыбызга чын күңелебездән шат, - диде тантанада катнашкан Миндар Әгъзам улы. – Район җитәкчелеге белән аңлашып эшләдек, алар дә ремонт эшләре белән даими төстә кызыксынып тордылар. 

Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов та рәхмәтен әйтеп, Фазыл һәм Миндар Әгъләмовларга, Рәфкать Хаммәтгалимовка, Сәрдәр Мәхәммәтовка, Әбдиманнап Нурановка, Булат Гайсинга, Сирин Шәйхетдиновка җирлекнең Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды. 

Әмир авылында Сөлчә елгасының ике ярын тоташтыручы яңа күпер ачылды: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Беренче автомобиль – күпер аша

Символик кызыл тасманы кискәч, күпердән беренче булып авылдашыбыз Илдус Җиһаншин үз автомобилендә чыкты. Шуннан соң халык күпер аша елганың икенче ягына чыгып, иганәчеләр һәм авыл халкы әзерләгән табыннар артында сыйландылар.  Авыл имамы Люцир хәзрәт Зыятдинов Коръән сүрәсен укыды. Тантанадан соң халык мул итеп әзерләнгән табын янына узды. Район мәдәният хезмәткәрләре авыл халкына җырларын бүләк иттеләр. Ә бүген авылның Байкал урамында яшәүче халык сайлауга яңа күпердән үзып барды.

Әмир авылында Сөлчә елгасының ике ярын тоташтыручы яңа күпер ачылды: Гөлсирә Шәрифуллина фотосы


Нет комментариев