Булачак аш-су остасы бюллетеньнәр салганда дулкынлануын яшермәде.
22 августта гына 18 яше тулып балигъ булган Диләрә Дәүләтшина бүген беренче тапкыр үзенең гражданлык бурычын үтәде - РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнаша.
Чирмешән аграр техникумында пешекче-кондитер һөнәренен үзләштерүче Диләрә өчен бу көн бигрәк тә тантаналы булды. Аны сайлау участогына әнисе Галина Владимировна озатып калды. Әнисе өчен дә бу мизгел зур горурлык хисе уятты: кызының үскәнлеген, үзаллы фикер йөртә алуын күрү - һәр ана өчен зур бәхет.
-Минем өчен бу бик мөһим вакыйга. Бүген үземнең киләчәгем өчен җаваплы булуымны тоям. Беренче тапкыр тавыш бирү бик дулкынландыра, - дип үз хисләре белән уртаклашты яшь сайлаучы.
Диләрә кебек яшьләрнең сайлауларда актив катнашуы - безнең киләчәккә ышаныч һәм өмет ул. Аларның яңа фикерләре, энергияләре һәм ватанпәрвәрлеге төбәгебезнең һәм бөтен илнең алга таба үсешенә зур өлеш кертәчәк.
Киләчәктә дә яшьләребезнең игелекле башлангычлары уңышлы булсын, ә Диләрәгә укуында да, тормышында да зур уңышлар телибез!
Нет комментариев