Чирмешән районында сәгать 12гә сайлаучыларның 30 проценттан күбрәге тавыш бирде дә
Безнең районда

Чирмешән районында сәгать 12гә сайлаучыларның 30 проценттан күбрәге тавыш бирде дә

Райондагы 34 сайлау участогы да вакытында үз ишекләрен ачты.

Сайлау үтүче биналарда комиссия өчен бөтен шартлар да булдырылган.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәмил Әхмәдуллин әйтүенчә, райондашларыбыз депутатлар сайлауда бик актив. Көндезге 12 сәгатькә, исемлеккә кертелгәннәрдән, 13 мең 95 сайлаучыдан 3973се тавыш бирде дә (30,34 проценты).

Ивашкино, Түбән Кәминкә, Туймәт сайлау участокларында бу күрсәткечләр тагын да югары (45 – 46 процент).

Рәмил Әхмәдуллин әйтүенчә, сайлауларда закон бозу фактлары юк.


Нет комментариев