Иске Үтәмеш авылында сайлауга килүчеләрне “Хыял” халык фольклор коллективы каршы ала. Авылдашлар җырлап-биеп сайлау участогына узалар. Биредә алар өчен чәй табыны да көйләгәннәр.
-Элекеге вакытлар искә төшеп китте. Бик күңелле, матур каршы алалар. Рәхмәт яусын. Мин үзем дә тугыз ел сайлау комиссиясе рәисе булып тордым. Ул елларда да шулай матур итеп үткәрә идек. Яшь чакларны искә төшереп, яшәреп киттем. Сайлаулар башка җирләрдә дә шулай тыныч үтсен. Депутатларыбыз исән-сау булып, тормышларыбызны тагын да яхшырак итсеннәр. Без тормыштан бик канәгать, Аллаһыма шөкер, - диде күп еллар укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән 83 яшьлек Миннур апа Хәйруллина.
Иске Үтәмеш авылының мәдәният йортында урнашкан сайлау комиссиясе рәисе Мәдинә Галимова әйтүенчә, сайлауларның беренче көнендә дә халык бик актив булган. Сайлаучылар исемлегенә кертелгәннәрнең 50 проценты тавыш биргәннәр дә инде. Бүген, 19 сентябрь көнне дә, халык иртән үк сайлау участогына агыла.
“Хыял” ансамбле артистлары да шул арада бинага узып, үз тавышларын бирделәр.
Нет комментариев