Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов Чирмешән лицеенда парламент укуларында катнашты

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов февраль башында кабат безнең районга килде. Бу юлы ул әүвәл район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән Чирмешән лицеенда республиканың 2030нчы елга кадәр үсеш стратегиясен өйрәнүгә багышланган парламент дәресендә катнашты. -Чирмешән укучылары бик кызыксынучан икән, алар белән рәхәтләнеп аралаштык, сораулар бирүчеләр дә күп булды, -...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов февраль башында кабат безнең районга килде. Бу юлы ул әүвәл район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән Чирмешән лицеенда республиканың 2030нчы елга кадәр үсеш стратегиясен өйрәнүгә багышланган парламент дәресендә катнашты.


-Чирмешән укучылары бик кызыксынучан икән, алар белән рәхәтләнеп аралаштык, сораулар бирүчеләр дә күп булды, - диде Илгиз Мисбах улы, әлеге чарадан соң.

Шул ук көнне депутат быел беренче тапкыр Чирмешәндә сайлаучыларны да кабул итте.

Узган елны аңа 72 якташыбыз мөрәҗәгать иткән, әлеге мәсьәләләрнең күбесе уңай хәл ителгән. Бүген дә килүчеләрнең күбесе, шул исәптән "Ландыш" балалар бакчасы (Чирмешән) мөдире Гөлфия Мисбахова Илгиз Салиховка элек күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтен белдерде һәм бакчага уенчыклар алуда янә булышуын сорады.

Шешминская урамы ягыннан район үзәк больницасы поликлиникасына эләгү өчен бик уңайсыз баскычтан менәргә кирәк. Монда физик мөмкинлеләре чикле кешеләр турында сөйлисе дә юк, аларга бинаны әйләнеп керергә туры килә. Чирмешәндә яшәүче ханым әлеге проблеманы моңа кадәр башка җитәкчеләргә дә җиткерүе турында әйтте, әмма әлегә кадәр ул хәл ителмәгән.

Депутат белән очрашуга килгән пенсионер Хәйдар Миндубаев Амур ягында, Чирмешән елгасы буенда төзелүче объектка, экологиягә кагылышлы сорау бирде. Эшкә урнаштыру, чишмә ремонтлау, сәхнә киемнәре, спорт җиһазлары алып бирүдә белән ярдәм соралган мөрәҗәгатьләр дә яңгырады бу көнне. Кызганычка каршы, кайвакыт райондашларыбызның иң гади мәсьләләре дә депутат ярдәме белән генә хәл ителә.

Депутат кабул итуендә район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин да катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined Батыршина Салихов