Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәннең “Ромашка“ балалар бакчасына төзүчеләр килә

2015 елда торак пунктларны төзекләндерүгә, инженер челтәрләрен төзүгә һәм үзгәртеп коруга, социаль - мәдәни объектларны коруга һәм капиталь ремонтлауга 800 миллион сумнан артык акча тотылган. Инфраструктура үсеше бүлегеннән белешүебезчә, узган елны безнең район төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республикакүләм программада катнашкан. Былтыр 23 объект файдалануга тапшырылган, 33сендә капиталь ремонт үткәрелгән....

2015 елда торак пунктларны төзекләндерүгә, инженер челтәрләрен төзүгә һәм үзгәртеп коруга, социаль - мәдәни объектларны коруга һәм капиталь ремонтлауга 800 миллион сумнан артык акча тотылган.

Инфраструктура үсеше бүлегеннән белешүебезчә, узган елны безнең район төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республикакүләм программада катнашкан. Былтыр 23 объект файдалануга тапшырылган, 33сендә капиталь ремонт үткәрелгән.
Быел да районда, әлеге программалар нигезендә, байтак эш күләме планлаштырыла. Әйтик, Яшәүче поселогында күпфункцияле үзәк, Түбән Чегодайда модульле фельдшер - акушерлык пункты, Әккәрәйдә модуль - блоклы ветеринария пункты файдалануга тапшырылырга тиеш. Бу объектларның нигезләре әзер дә инде дип була. Лашманда һәм Иске Кадида универсаль спорт мәйданчыклары төзеләчәк. Кармыш мәдәният йортында, Түбән Кәминкә мәктәбендә, Чумачка, Утыз Имән, Яшәүче, Күтәмә, Иске Кади ФАПларында капиталь ремонт үткәрәчәкләр. Район үзәгендәге "Ромашка" балалар бакчасына да төзүчеләр килүе көтелә, биредә дә капиталь ремонт булачак. Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе һәм ветеринария берләшмәсенең административ биналары да яңа елда яңа төс алачак. Узган елны үзгәртеп корылган Ивашкино балалар бакчасы бинасын быел тышкы яктан сайдинг белән тышлау күздә тотыла.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы балалар бакчасы капиталь ремонт программасы