Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр ремонтка үз өлешен кертә

Чирмешәндә купквартиралы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында быел җиде йорт төзекләндерелә. Ремонтны финанслау күләме (барлык чыганакларны да кертеп) 10 миллион 3 мең 838 сум тәшкил итә. Планлаштырылган барлык йортларда да капиталь ремонт эшләренең төп күләме башкарылган. Быел күпквартиралы йортларның салкын су челтәрләрен һәм канализация системасын ремонтлауга, подвалларны төзекләндерүгә аеруча зур...

Чирмешәндә купквартиралы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында быел җиде йорт төзекләндерелә. Ремонтны финанслау күләме (барлык чыганакларны да кертеп) 10 миллион 3 мең 838 сум тәшкил итә.

Планлаштырылган барлык йортларда да капиталь ремонт эшләренең төп күләме башкарылган. Быел күпквартиралы йортларның салкын су челтәрләрен һәм канализация системасын ремонтлауга, подвалларны төзекләндерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Ремонт барышында электр тимерчыбыкларны һәм электр җиһазларны алмаштыру да каралган, кайбер йортларда подъездлар да яңа төс ала. Татарстан урамындагы 5нче йортның түбәсен алыштырдылар, стеналарын җылытып, аны сайдинг белән тышлыйлар.
-"Мир", "ТехноСтройЛизинг", "Чирмешән коммуналь - төзелеш предприятиесе" кебек подрядчы оешмалар үз эшләрен сыйфатлы башкаралар, аларга карата дәгъва белдерүчеләр юк, - ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов.
Капиталь ремонт программасы нигезендә Чирмешәндә 2008нче елда -12, 2009нчыда - 13, 2010да - 8, 2012 һәм 2015нче елларда 7әр йортта төзекләндерү эшләре башкарылды.
Ремонт эшләре бәясенең зур өлеше торак милекчеләреннән җыела торган акча исәбенә каплана. Әйтик, 10 миллион сумның 5 миллион 500 мең сумы - халыктан җыелган акча, 616 мең сум район бюджетыннан бирелә, республика өлеше - 3 миллион 900 мең сум. Ремонт өчен йортта яшәүчеләр ай саен түләп баралар, димәк ниндидер өстәмә акча җыю булырга тиеш түгел.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы капиталь ремонт программасы