Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр кемне сайлыйсын белә

Бүген "Бердәм Россия" партиясе РФ Дәүләт Думасына көзен, 18 сентябрьдә булачак сайлауларга үз кандидатларын билгеләү максатында алдан тавыш бирү үткәрә. Сайлау участоклары иртәнге 8дән кичкә 20 сәгатькә кадәр ачык. Районда әлеге чара өчен 7 сайлау участогы әзерләнде. Туймәттә, Ульяновкада, Ивашкинода, Лашманда, Иске Үтәмештә һәм район үзәгендә алар иртән үк ачылып,...

Бүген "Бердәм Россия" партиясе РФ Дәүләт Думасына көзен, 18 сентябрьдә булачак сайлауларга үз кандидатларын билгеләү максатында алдан тавыш бирү үткәрә. Сайлау участоклары иртәнге 8дән кичкә 20 сәгатькә кадәр ачык.

Районда әлеге чара өчен 7 сайлау участогы әзерләнде. Туймәттә, Ульяновкада, Ивашкинода, Лашманда, Иске Үтәмештә һәм район үзәгендә алар иртән үк ачылып, сайлаучылар актив тавыш бирә башладылар.

Иртәнге сәгать 10га "Бердәм Россия" әгъзаларына, әлеге партия тарафдарларына 1468 бюллетень бирелгән. Бу сайлауларда сайлау яшендәге теләсә кем катнаша ала.

Лашманда участок ачылганнан соң бер сәгать эчендә үк йөзгә якын сайлаучы тавыш биргән. Монда Әмирдән дә иртүк килүчеләр күп иде.
Мингата һәм Роза Сөнгатуллиннар партия әгъзалары түгел, әмма сайлауларга килгәннәр.
-Илдә тынычлык булсын, булачак депутатлар халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләсен, - ди Мингата абый.- Сентябрь аенда үтәчәк сайлауларда кемне сайлыйсын ачыкладык инде, анысына да, исән генә яшик, килергә дип торабыз.
Дәүләт Думасына депутатлыкка кандадатларны болай сайлап алуны "Бердәм Россия" партиясе генә оештыра.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән Матбугат көнендә очрашу вакытында әйтүенчә, депутатлыкка кандидатларны халык үзе сайлаячак. Депутат булырга теләүчеләр арасында талантлы, кызыклы кешеләр бик күп. Алдан тавыш бирүгә кадәр үткән очрашулар шуны күрсәтте.
Бүген сайлаучылар ике бюллетень ала: берсе - бер мандатлы округ буенча, икенчесе - исемлек буенча тавыш бирү өчен. Бюллетеньдә берничә кандидат турысына тамга салырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бердәм Россия алдан сайлаулар