Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр дә “Бердәм Россия“ кандидатларын ачыклады

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына быел, 18 сентябрьдә булачак сайлауларда "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатлар арасыннан кемгә өстенлек бирүләрен чирмешәнлеләр дә белдерде.

Бу мөһим чарада, алдан тавыш бирүдә, 3458 кеше катнашты.
Районда сайлаулар өчен 7 санау участогы әзерләнде. Туймәттә, Ульяновкада, Ивашкинода, Лашманда, Иске Үтәмештә һәм район үзәгендә алар иртән үк ачылып, сайлаучылар актив тавыш бирә башладылар.
Иртәнге сәгать 10га "Бердәм Россия" әгъзаларына, әлеге партия тарафдарларына - 1468 кешегә бюллетеньнәр бирелгән дә. Бу сайлауларда сайлау яшендәге теләсә кем катнаша алды.
Лашманда участок ачылганнан соң бер сәгать эчендә үк йөзгә якын сайлаучы тавыш биргән. Монда Әмирдән дә иртүк килүчеләр күп иде.
Мингата һәм Роза Сөнгатуллиннар партия әгъзалары түгел, әмма сайлауларга килгәннәр.
-Илдә тынычлык булсын, сайланачак депутатлар халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләсен, - ди Мингата абый.- Сентябрь аенда үтәчәк сайлауларда кемне сайлыйсын ачыкладык инде, анысына да, исән генә яшик, килергә дип торабыз.
РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлардан безнең районда праймеризда иң күп тавыш түбәндәгеләр алды:
Бер мандатлы округ буенча: праймеризда катнашучылардан, сайлаучыларның 3401се, ягъни күпчелеге Айрат Хәйруллинны яклап тавыш бирде;
партиядән исемлек буенча кандидатлардан күпчелек Марат Әхмәтовны, Александр Сидякинны, Валентин Чайканы, Айрат Фәрраховны, Ирек Богуславскийны, Марат Бариевны, Мурад Гаделшинны өстен күргәннәр. Байтак сайлаучы берничә кандидатның исем-фамилиясе турысына тамга куйган (бу рөхсәт ителде).
Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны болай сайлап алуны "Бердәм Россия" партиясе генә оештырды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән Матбугат көнендә очрашу вакытында әйтүенчә, депутатлыкка кандидатларны халык үзе сайлый. Депутат булырга теләүчеләр арасында талантлы, кызыклы кешеләр бик күп. Алдан тавыш бирүгә кадәр үткән очрашулар шуны күрсәтте.
Кабат искә төшерик, бу сайлаулар - алдан тавыш бирү быел, 18 сентябрьдә булачак сайлауларга "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатларны сайлап алу өчен үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Бердәм Россия кандидат