Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндәге “Ромашка“ барысын да узды

Иң матур бизәлгән чыршы, Яңа ел мәйданчыкларына игълан ителгән конкурста "Ромашка" балалар бакчасы (Чирмешән) беренче урынга лаек булды. Махсус комиссия учреждениеләр, оешмалар каршындагы чыршыларны, аларның бизәлешен, кар сыннарын, уен мәйданчыкларын карап чыккач, быел Гран-прига лаеклы оешма юк дип тапты. Кайбер оешмалар үз территорияләрен бизәүгә бик соң керештеләр, башкалар, гомумән, аннан-моннан...

Иң матур бизәлгән чыршы, Яңа ел мәйданчыкларына игълан ителгән конкурста "Ромашка" балалар бакчасы (Чирмешән) беренче урынга лаек булды.

Махсус комиссия учреждениеләр, оешмалар каршындагы чыршыларны, аларның бизәлешен, кар сыннарын, уен мәйданчыкларын карап чыккач, быел Гран-прига лаеклы оешма юк дип тапты.
Кайбер оешмалар үз территорияләрен бизәүгә бик соң керештеләр, башкалар, гомумән, аннан-моннан эшләп кенә котылдылар.
Үзәк чыршыны ачу тантанасына җыелган халыкны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров сәламләде, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Район үзәгендә узган бәйгедә район мәдәният йорты һәм "Кәрвансарай" сәүдә үзәге - икенче, РФ ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге һәм "Ландыш" балалар бакчасы - өченче урыннарда.
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты, "Каенкай" балалар бакчасы һәм "Татнефтепродукт" җәмгыятенең ягулык салу станциясе кызыксындыру бүләкләре алдылар. Үзәк чыршыны бизәүдә актив катнашкан 135нче санлы янгын частена, коммуналь хуҗалыкка, мәгариф бүлегенә, юлчыларга, яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлеккә, ТР хәрби комиссариатына да бүләкләр бирелде.
Үзәк чыршыны гирляндалар һәм төрле төстәге лампочкалар белән бизәгән "Энерготехсервис" оешмасы - махсус бүләк иясе.
Чыршыны кабызгач, Кыш бабай белән Кар кызы сүз алды. Гомумән, бүгенге бәйрәмдә "фабрикадагы кебек" киенгән Кыш бабайлар һәм киләсе, 2015 елның хуҗасы - Кәҗәләр бик күп иде. Бәйрәм барышында Кыш бабайлар рус һәм татар телләрендә дә котлау сүзләре ирештерделәр, изге теләкләрен белдерделәр. Бәйрәм концерт номерлары, уеннар белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Ромашка Яңа ел районный совет

2
X