Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә янгын күзәтчелеге белгечләре оешмаларны тикшерә

Янгын күзәтчелеге белгечләре оешма, предприятиеләрдә еш кына ут сүндергечләрнең (огнетушительләрнең) гамәлгә яраклылык вакыты чыккан булуына тап була. Ә мондый аппаратка бернинди ышаныч юк, янгын-фәлән очрагында эшләмәскә мөмкин. Яраксыз ут сүндергеч - сугыш кырындагы патронсыз мылтык сыман ул. Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча янгын күзәтчелеге белгечләре быел 47 оешма, предприятиене...

Янгын күзәтчелеге белгечләре оешма, предприятиеләрдә еш кына ут сүндергечләрнең (огнетушительләрнең) гамәлгә яраклылык вакыты чыккан булуына тап була. Ә мондый аппаратка бернинди ышаныч юк, янгын-фәлән очрагында эшләмәскә мөмкин. Яраксыз ут сүндергеч - сугыш кырындагы патронсыз мылтык сыман ул.

Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча янгын күзәтчелеге белгечләре быел 47 оешма, предприятиене тикшерәчәк. Алар планлы һәм планлаганнан тыш сигез объектны карап узган инде. Янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлмәве өчен, өч җитәкчегә, кимчелекләрне бетерү зарурлыгы хакында язулар тапшырылган. Кара Чишмә һәм Иске Элмәле мәктәпләрендә элегрәк бирелгән "предписание"лар буенча җитешсезлекләрне төзәткәннәр. Аларның берсендә мәктәп директоры янгын-техник минимумына укытылмаган, икенчесендә су саклагычка - водоемга күрсәткеч, ут лампочкалары өстенә плафоннар куелмаган булган.
-Әйе, еш кына биналарда лампочкаларның куркынычсызлык плафоннарын куярга "оныталар". Югыйсә, кагыйдә буенча алар кидерелергә тиеш. Ут сүндергечләрнең яраклылыгын даими тикшереп торырга кирәклеге хакында әйттек инде, - ди янгын күзәтчелеге хезмәтенең райондагы баш белгече Андрей Фомин. - Эвакуация, запас чыгу юлларын кышын кардан арындырып тору зарур. Чөнки, ут бәласы чыкса, кеше бинадан каршылыксыз чыга алырга тиеш.
Биналарның подвал өлешендә янучан материаллар саклау тыела. Янгынга каршы сигнализация системасының төзеклеген моңа лицензиясе булган оешма тикшереп торырга тиеш. Биналарда үзгәртеп корулардан, ремонтлардан соң эвакуация планнарын да яңартырга онытмау зарур.
Тикшерүләр вакытында янгын күзәтчелеге белгечләре янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы хезмәткәрләр, җитәкчеләр белән инструктажлар да үткәрә.
Исегезгә төшерәбез, ут чыккан очракта бу хакта өй телефоныннан - 01, ә кесә телефоныннан 112 номерын җыеп хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы огнетушитель янгын күзәтчелеге