Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә яңа парк төзелә

14 августта Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган парк һәм Габдулла Тукай исемендәге китапханә ачты. Аларны Президент тәкъдим иткән Парклар һәм скверлар елы кысаларында төзекләндерделәр. Безнең район үзәгендә, Техническая урамында, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернаты каршында да яңа сквер төзелә. Бүген биредә дистәләп кеше һәм техника эшли. Әлеге...

14 августта Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада яңартылган парк һәм Габдулла Тукай исемендәге китапханә ачты. Аларны Президент тәкъдим иткән Парклар һәм скверлар елы кысаларында төзекләндерделәр.

Безнең район үзәгендә, Техническая урамында, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернаты каршында да яңа сквер төзелә. Бүген биредә дистәләп кеше һәм техника эшли. Әлеге объект быел файдалануга тапшырылырга тиеш.
Быел, программа кысаларында, Татарстанда 143 заманча парк һәм сквер барлыкка киләчәк (75се яңадан төзеләчәк, 68сендә капиталь ремонт үткәреләчәк). Бу максатларга республика бюджетыннан 1 миллиард сум акча бирелгән. Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, барлык проектлар да Республика районнары халкы белән киңәшләшеп, төрле фикерләрне исәпкә алганнан соң гына кабул ителде.
-Чирмешәнебез елдан - ел матурлана бара. Бүген район үзәгендә якташларыбыз һәм кайткан кунаклар яратып ял итә торган матур урыннар аз түгел, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Әйтик, төзекләндерелгән күл буенда - Җиңү паркында өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп ял итә. Чирмешәнебез яшеллеккә күмелгән, аллы-гөлле чәчәкләр күзләрне иркәли, урамнарга ямь бирә. Узган елларны нефтьчеләр ярдәме һәм оешмалар хезмәткәрләре көче белән биредә 3600 төп агач утыртылды. Геройлар Аллеясында 36 төп алма агачы тамыр җибәрде. Инде тагын бер уңайлы ял итү урыны булачак.
Чирмешәндәге парк­ны төзү өчен республика бюджетыннан 5 миллион 194 мең 830 сум акча бирелгән. Район бюджетыннан да 2 миллион 597 мең 420 сум акча юнәлдерелә. 70 сутыйлы бу паркта яшеллек утыртылачак, җәяүлеләр юлы ясалачак, яктырткычлар куела, кечкенә архитектура корылмалары калкыту күздә тотыла.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы парк и сквер