Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә торак ремонтлауга 10 миллион сум акча бүлеп бирелгән

Бүген район үзәгендәге күпфатирлы дүрт йортта ремонт эшләре бара. Капиталь ремонт программасына Чирмешәндәге барысы җиде йорт кертелгән. Бу эшләргә 10 миллион сумга якын акча тотылачак. Иң зур эш күләме Татарстан урамындагы 5нче йортта планлаштырылган. Биредә 4 миллион 100 мең сумлык эш башкару күздә тотыла. Бу йортның түбәсен яңартканнар да инде...

Бүген район үзәгендәге күпфатирлы дүрт йортта ремонт эшләре бара. Капиталь ремонт программасына Чирмешәндәге барысы җиде йорт кертелгән. Бу эшләргә 10 миллион сумга якын акча тотылачак.

Иң зур эш күләме Татарстан урамындагы 5нче йортта планлаштырылган. Биредә 4 миллион 100 мең сумлык эш башкару күздә тотыла. Бу йортның түбәсен яңартканнар да инде - шиферны профнастилга алмаш­тырганнар. Йортка ки­лүче суүткәргечне һәм канализация торба­ларын да яңартачаклар. Моннан тыш стеналарны җылытып, сайдинг белән тыш­лау, подъездларга тимер ишекләр һәм яңа тәрәзәләр кую каралган.
Совет урамындагы 5нче һәм Төньяк урамындагы 2нче йортларның подъездларында һәм подвалларында электрүткәргечләрне алмаштырганнар, монда төзекләндерү эшләре дә башкарылачак. Ә менә Совет урамындагы 45"а" йортта бу төр ремонт эшләре төгәлләнеп тә килә. Биредә дә яңа электр чыбыклары сузганнар, подъездлар яңа төс алган дип була, подвалларда да үзгәрешләр бар.
15 августка кадәр төзүчеләр Совет урамындагы 15нче һәм 48нче, Техническая урамындагы 28нче йортларда да канализация һәм су челтәрләрен алыштырырга, 28нче йортта - подъездда һәм подвалда ремонт үткәрергә тиеш­ләр.
-Ремонт график нигезендә бара. Төзүчеләр тырышып, эш­ләрен җиренә җиткереп башкаралар, -ди "Чирмешән" торак милекчеләре шир­кәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов. - Әле­гә кадәр ремонт баручы йортларда яшәү­челәрдән дәгъва белдерүчеләр булмады. Форсаттан файдаланып шуны да әйтеп узасым килә, әгәр дә ниндидер тәкъдимнәр, шикаятьләр бар икән, чирмешәнлеләр безгә аларны ремонт барышында ук җиткерсеннәр иде. Ремонт өчен йортта яшәүчеләрдән өстәмә акча да җыелмаячак. Алар аның өчен инде ай саен түләп баралар. Әйтик, 10 миллион сумның 5 миллион 500 мең сумы - халыктан җыелган акча, 616 мең сум район бюджетыннан бирелә, респуб­лика өлеше - 3 миллион 900 мең сум.
Киләсе елларда район үзәгендәге тагын берничә йорт капиталь ремонт программасына кертеләчәк.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы капиталь ремонт программасы