Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә тагын бер балалар бакчасы төзелә

Район үзәгендә инде бишенче балалар бакчасы төзү өчен нигез казый башладылар. Ул быел файдалануга да тапшырылырга тиеш. 80 балага исәпләнгән бинаны сафка бастыру өчен 60 миллион сум чамасы акча тотылачак. Чирмешәннең яңа микрорайонында, авылның көнчыгышында булачак бу яңа бакчаны Казаннан килгән осталар калкыта. Әлеге бригада "Каенкай" өчен элеккеге бер бинаны...

Район үзәгендә инде бишенче балалар бакчасы төзү өчен нигез казый башладылар. Ул быел файдалануга да тапшырылырга тиеш.

80 балага исәпләнгән бинаны сафка бастыру өчен 60 миллион сум чамасы акча тотылачак. Чирмешәннең яңа микрорайонында, авылның көнчыгышында булачак бу яңа бакчаны Казаннан килгән осталар калкыта.
Әлеге бригада "Каенкай" өчен элеккеге бер бинаны капиталь ремонтлаган иде.
Һәм тагын берничә сөенечле хәбәр. Быел район үзәгендә яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәге дә төзү планлаштырыла. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров әйтүенчә, ул элеккеге "Чирмешәннефть" идарәсенең административ бинасы (лицей янында) янәшәсендә булырга тиеш.
Олы юлдан газ хезмәтенә борылып кергән почмакта, Титов урамының төньяк очында, төзелеш материаллары һәм мебель белән сату итәчәк шәхси кибетне төзи дә башладылар. Монда бүген тимер конструкцияләрне җыялар.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фундамент