Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә сыерларны ясалма орлыкландыру эше җайга салына алмый әле

Районда сыерларны ясалма орлыкландыру эше әле дә белгечләр теләгәнчә оешып китә алмый. Шәхси хуҗалыклардагы 1740 баш сыерның быел 117сен техник ысул белән орлыкландырганнар. Зур хуҗалыкларның да кайберләрендә генә бу яктан бераз алга китеш бар. Авыл җирлекләрендә билгеләнгән белгечләр - осеменаторлар бу эшне түләүле башкара. Хезмәт өчен 500 сум түлисе. -Сыерларны...

Районда сыерларны ясалма орлыкландыру эше әле дә белгечләр теләгәнчә оешып китә алмый. Шәхси хуҗалыклардагы 1740 баш сыерның быел 117сен техник ысул белән орлыкландырганнар. Зур хуҗалыкларның да кайберләрендә генә бу яктан бераз алга китеш бар.

Авыл җирлекләрендә билгеләнгән белгечләр - осеменаторлар бу эшне түләүле башкара. Хезмәт өчен 500 сум түлисе.
-Сыерларны ясалма аталандыру эше Бәркәтә, Лашман, Туймәт авыл җирлекләрендә чагыштырмача яхшырак бара. Шешминкада, Күтәмәдә бу юнәлештә һаман тиешенчә оешып китә алмыйлар, - ди районның селекция-нәсел үрчетү хезмәте җитәкчесе Рәсыйх Шәфыйков. - Күмәк хуҗалыкларда да бу яктан хәлләр шәп түгел. "ЧирмешәнАГРО", Кадидагы "Авангард" җәмгыятьләре, Лашмандагы "Шәйхетдинов Р.Р." крестьян-фермер хуҗалыгыннан кала, башкаларда бу эш - юк дәрәҗәсендә.
Дөрес, күмәк хуҗалыклар үзләрендә нәселгә калдырылган үгезләрен яңа токымлыларга алмаштыру юлын да сайлаганнар. Әйтик, "Чирмешәнагрохезмәтләре" бүлекчәләренә Кукмарадан унбиш баш нәселле шундый терлек алып кайтканнар. Тагын берничә хуҗалык үгезләр алмакчы. Ясалма орлыкландыру эшен тиз җәелдерә алмасак, хет үгезләрне һәр ике ел саен шулай яңартып тору кирәк, диләр.
Сыерларны ясалма орлыкландыру өчен шәхси хуҗалыклар исә авыл җирлеге советына, я техник-осеменаторларга мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ясалма орлыкландыру