Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә шикәр чөгендере алалар

"Чирмешән АГРО" җәмгыятендә 436 гектардан 13080 тонна чөгендер казып алынган да (тиешленең 47 проценты), шуның 11000 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылган. Уңышны алып китәргә завод үз автомашиналарын җибәргән. Хуҗалык җитәкчесе Илшат Гозәеров әйтүенчә, татлы чимал берничә кырда үсә. Сәләй ягындагы участоктан уңышны казып алып озатканнар да инде. Чөгендер бик эре...

"Чирмешән АГРО" җәмгыятендә 436 гектардан 13080 тонна чөгендер казып алынган да (тиешленең 47 проценты), шуның 11000 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылган. Уңышны алып китәргә завод үз автомашиналарын җибәргән.

Хуҗалык җитәкчесе Илшат Гозәеров әйтүенчә, татлы чимал берничә кырда үсә. Сәләй ягындагы участоктан уңышны казып алып озатканнар да инде. Чөгендер бик эре булмаса да, гектардан уртача 300 центнер чыга.
Басуда ике чөгендер алу комбайны, ике төягеч эшли.
-Бездә эш тәүлек әйләнәсе оештырылган. Ике сменада эшлибез, - ди Илшат Гозәеров. - Кадрлар белән проблемалар юк. Барысы да тәҗрибәле, бу техникада инде берничә ел хезмәт куйган, җаваплы механизаторлар. Комбайнчылар Айрат Хөсәенов, Ренат Вәгыйзов, Илдар Абдуллин, Александр Беззубов тырыш егетләр. Алар тәүлегенә уртача 40 гектардан чөгендер чыгара. Төяүче Фәнил Дәүләтшин да уңган кеше, бер минутта бер машинаны тутыра.
Механизаторларны ике тапкыр кырга алып килеп кайнар аш белән сыйлыйлар. Яхшы, аяз көннәрнең һәр минуты кадерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы шикәр чөгендере казып алынган

2
X