Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә референдум законсыз үткән

Чирмешән авыл җирлеге территориясендә яшәүче гражданнардан үзсалым җыю буенча җирле референдум законлы түгел. Бу хакта, әлеге чараны үткәрүгә, җыелган акчаларны куллануга кагылышлы карарлар җирлек депутатлары рөхсәтеннән башка кабул ителгән. Шуңа да авыл җирлегенең 2014 елның 28 апрелендә һәм 2014 елның 8 июлендә кабул ителгән карарларына район прокуроры протест белдерде. Шуның...

Чирмешән авыл җирлеге территориясендә яшәүче гражданнардан үзсалым җыю буенча җирле референдум законлы түгел.

Бу хакта, әлеге чараны үткәрүгә, җыелган акчаларны куллануга кагылышлы карарлар җирлек депутатлары рөхсәтеннән башка кабул ителгән. Шуңа да авыл җирлегенең 2014 елның 28 апрелендә һәм 2014 елның 8 июлендә кабул ителгән карарларына район прокуроры протест белдерде. Шуның нигезендә, депутатлар Советның 17 декабрьдә булган илле өченче утырышында карар кабул иттеләр, ягъни референдумның законсыз үтүен расладылар, элеккеге карарларны гамәлдән чыгардылар.
Мәгълүм булганча, җирлектә референдум 2014 елның 29 июнендә үтте. Аннан соң байтак гражданнар 500әр сум күләмендә үзсалым акчасын да түләде. Мондый референдумнар башка бик күп җирлекләрдә дә үткәрелде. Җыелган акчаларга республика бергә-дүрт исәбеннән тагын өстәмә акча бирә. Дөрес, Чирмешән авыл җирлегендә бу процесс ахырына барып җитәргә өлгермәгән, өстәмә акча алынмаган.
Киләсе елда Татарстанда бу тәртип сакланырмы, өстәмә бирелә торган акча күләме күпме булыр? Моны якын көннәрдә белербез. Ә Чирмешән авыл җирлегендә үзсалымга бәйле референдумны закон таләп иткән тәртиптә, яңадан үткәрмәкчеләр. Элек түләгән акчалар шунда да исәпкә алыныр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан советы референдум районный совет