Чирмешәндәге үзәк һәм элеккеге "Сельхозтехника" йортындагы котельныйлар 18 сентябрьдә җылылык бирә башлады.
Район үзәк больницасы котельныен бер атна элек үк кабызганнар иде. Ә Боз сараенда торбалар август аенда ук җылынды.
-Әгәр һава температурасы өч көн дәвамында плюс 8 градустан күтәрелмәсә, без котельныйларны кабызырга тиеш, - ди "Чирмешән коммуналь челтәрләре" начальнигы...
Чирмешәндәге үзәк һәм элеккеге "Сельхозтехника" йортындагы котельныйлар 18 сентябрьдә җылылык бирә башлады.
Район үзәк больницасы котельныен бер атна элек үк кабызганнар иде. Ә Боз сараенда торбалар август аенда ук җылынды.
-Әгәр һава температурасы өч көн дәвамында плюс 8 градустан күтәрелмәсә, без котельныйларны кабызырга тиеш, - ди "Чирмешән коммуналь челтәрләре" начальнигы Рәфыйк Хәйдаров. - Бүген котельныйлар тәүлек буе эшли, температураны 44 градус тотабыз. Дөрес, көннәр җылытса казаннарны сүндереп торырбыз.
Гомумән, "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" карамагындагы барлык котельныйлар да төзек, эшли, операторлар бар.
Нет комментариев