Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә җиде йортка төзүчеләр килә

Быел район үзәгендәге күп фатирлы торак йортларның кайберләрендә капиталь ремонт башкарылачак. Икешәр катлы бу корылмаларның берсен тыштан матурлап, түбәсен яңартмакчылар. Су, канализация челтәрләре тузган йортлар бар. Икенчеләрендә подъездларга керерлек түгел - анда да ремонт кирәк. -Күп фатирлы йортларда яшәүче хуҗалар торакларының бер квадраты өчен 5 сум исәбеннән, билгеле бер сумманы...

Быел район үзәгендәге күп фатирлы торак йортларның кайберләрендә капиталь ремонт башкарылачак. Икешәр катлы бу корылмаларның берсен тыштан матурлап, түбәсен яңартмакчылар. Су, канализация челтәрләре тузган йортлар бар. Икенчеләрендә подъездларга керерлек түгел - анда да ремонт кирәк.

-Күп фатирлы йортларда яшәүче хуҗалар торакларының бер квадраты өчен 5 сум исәбеннән, билгеле бер сумманы ай саен түләп баралар. Милекчеләрнең әлеге акчалары алар яшәгән йортны (фатирны түгел) капиталь ремонтлау өчен тотылырга тиеш, башкарыла торган бу эшләргә фатир хуҗаларыннан өстәмә түләү каралмаган,- ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов.
2013 елда расланган "Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау" дип аталучы 35 еллык программа нигезендә, быел Чирмешәндә җиде йортта ремонт эшләре үткәрелә. Совет урамындагы 5нче йортка төзүчеләр килергә тиеш. Шушы ук урамдагы 15нче йортның - полиция бинасы янәшәсендәге "барак"ның канализация челтәрен ясыйсы бар. Мондагы 45А номерлы һәм 48 нче йортлар да ремонт планына кертелгән. Техническая урамындагы 28 йортның канализация, су торбалары тузган, осталар шуларны яңартачак. Северная урамындагы "подвал кибетле" 2 нче йортта да төзүчеләргә эш бар. Ә Татарстан урамындагы ике катлы бер йортның шифер түбәсен калайга алмаштыру күздә тотыла. 5нче бу йортны тыштан җылытып, сайдинг белән дә тышламакчылар. Анда су, канализация челтәре торбалары да яңартылырга тиеш.
-Монда иң мөһиме, халык ялгышмасын иде, капиталь ремонт, кабатлап әйтәм, гомуми милеккә генә үткәрелә. Ә фатир эчендәге ремонтны, әгәр кирәксенсә инде, хуҗа кеше үз хисабына ясата. Кайбер йортларның подъездларын да рәтләргә җыенабыз: түбәләрен, стеналарын тигезләп, аларны буяп матурайтырга кирәк,- ди Мәсхүт Хөсәенов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт программасы Чирмешән авылы