Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Геройларны искә алдылар

Бүген район үзәгендәге "Геройлар аллеясы"нда чаралар үтте. Чирмешән районы илебезгә биш Советлар Союзы Героен - Павел Цаплинны, Бари Габдрахмановны, Семен Ларионовны, Петр Курасановны, Иван Коневны; дүрт Соцалистик Хезмәт Героен - Исмәгыйль Әхмәдуллинны, Габбас Гыйматдиновны, Гөлсем Минһаҗеваны, Михаил Романовны; Россия Героен - Александр Супонинскийны биргән. Мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова кадет...

Бүген район үзәгендәге "Геройлар аллеясы"нда чаралар үтте.

Чирмешән районы илебезгә биш Советлар Союзы Героен - Павел Цаплинны, Бари Габдрахмановны, Семен Ларионовны, Петр Курасановны, Иван Коневны; дүрт Соцалистик Хезмәт Героен - Исмәгыйль Әхмәдуллинны, Габбас Гыйматдиновны, Гөлсем Минһаҗеваны, Михаил Романовны; Россия Героен - Александр Супонинскийны биргән.
Мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова кадет интернат-мәктәбе укучыларына шушы данлыклы якташларыбыз хакында сөйләде. "Бердәм Россия" партиясенең район бүлекчәсе активистлары, район ветераннар советы вәкилләре дә "Геройлар Аллеясы" стеласына венок куйдылар.
Гомумән, бүген ил каһарманнарын районыбызның байтак мәктәпләрендә, мәдәният учреждениеләрендә искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Геройлар Аллеясы

2
X