Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә чөгендер уңышы былтыргыдан яхшырак (+ФОТО)

Быел "Чирмешән АГРО" җәмгыяте бер гектардан 335 центнер шикәр чөгендере ала. "Узган ел белән чагыштырганда, уңыш яхшы", - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров. Хуҗалыкта 520 гектарда шикәр чөгендере үстерелгән. Бүген 250 гектардан 6 мең тонна "татлы тамыр" казып алынган. Чөгендер кагатларда ятмый, Зәй шикәр заводы машиналары чыгарган берсен алып китәләр....

Быел "Чирмешән АГРО" җәмгыяте бер гектардан 335 центнер шикәр чөгендере ала.

"Узган ел белән чагыштырганда, уңыш яхшы", - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров.
Хуҗалыкта 520 гектарда шикәр чөгендере үстерелгән. Бүген 250 гектардан 6 мең тонна "татлы тамыр" казып алынган. Чөгендер кагатларда ятмый, Зәй шикәр заводы машиналары чыгарган берсен алып китәләр. Төягеч агрегатында тырышып эшләүче Сергей Миронов санаулы минутларда әрҗәләрне тутыра.
Александр Беззубов һәм Илдар Габдуллин "Холмер" комбайнында тәүлегенә уртача 15 - 16 гектарның уңышын җыялар. Александр чөгендер алу комбайнында инде өченче ел эшли. Җәй көннәрендә дә ул бу кырларда хезмәт куйган: минераль ашлама керткән, химик эшкәртү үткәргән.
- Ике сменада 12әр сәгать, көнне-төнгә ялгап эшлибез, - ди Александр. - Һаваның коры торуыннан тулырак файдаланып каласы иде.
Механизаторларны ике тапкыр кырда ук кайнар аш белән сыйлыйлар. Монда яхшы эшләргә стимул да бар, хезмәтеңә карата түләү начар түгел. Шул ук Александр Беззубов җәй айларында 40-45 мең сум акча эшләгән.
-Егетләребез беренче ел гына хезмәт куймыйлар һәм шуңа үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен беләләр. Ә тырыш кешенең хезмәтен бәяли беләбез, - ди җәмгыять җитәкчесе. - Ай саен хезмәт хакы да бирелә, премия дә каралган. Ел ахырында йомгак ясыйбыз, төрле номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләп, бүләкләү тантанасы да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы фото чөгендер фотографии