Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә балалар бакчаларына чират булмаячак

Бүген районда мәктәпкәчә яшьтәге 782 бала бар. Шуларның 600се мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнә. Әлегә кадәр Чирмешәндә балалар бак­часына урын җитмәү проблемасы кискен торды. Быел ул хәл ителергә тиеш. Бүген Чирмешәндә - 80, Ульяновкада 50 балага исәпләнгән балалар бакчасы төзелә. Алар икесе дә август аенда файдалануга тапшырылачак. Безнең районда да әлеге программа...

Бүген районда мәктәпкәчә яшьтәге 782 бала бар. Шуларның 600се мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнә. Әлегә кадәр Чирмешәндә балалар бак­часына урын җитмәү проблемасы кискен торды. Быел ул хәл ителергә тиеш.

Бүген Чирмешәндә - 80, Ульяновкада 50 балага исәпләнгән балалар бакчасы төзелә. Алар икесе дә август аенда файдалануга тапшырылачак.
Безнең районда да әлеге программа кысаларында байтак эшләр башкарылды һәм башкарылачак та. Әйтик, узган елны район үзәгендәге "Каенкай" балалар бакчасы, элек бер банк филиалы урнашкан, капиталь ремонтланган бинага күченде. Якты, иркен, өр - яңадан җиһазландырылган бүлмәләр, зәвык белән ясалган уен мәйданчыклары нәниләрне дә битараф калдырмады.
Татарстанда 30дан артык уникаль республика президент программасы тормышка ашырыла. "Балалар бакчалары төзү" программасы кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә дә яңа балалар бакчасы төзелде. Әлеге программа мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә чиратларны бетерүгә юнәлдерелгән. Соңгы биш елда Татарстанда республика бюджеты исәбенә 200 дән күбрәк, шуларның 118се - яңа төзелгән, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре төзекләндерелде, ачылды.
Район үзәгендәге "Чиш­мәкәй" балалар бак­часында да капиталь ремонт булды. Аны эчке яктан матурладылар. Бу эшкә барлыгы 5 миллион сум акча тотылды. 1985нче елда төзелгән бина әлегә кадәр зур ремонт күрмәгән булган.
Узган елны Иске Үтәмеш, Яңа Элмәле, Шешминка сабыйлары өчен дә балалар бакчаларында яңа шартлар булдырылды.
Бүген Ивашкино авы­лындагы балалар бакчасы бинасында үзгәртеп кору эш­­ләре бара. 15 урынга исәпләнгән бакчада
6 миллион 388 мең сумлык эш күләме башкару планлаштырылган. Биредә яңабаштан идәннәрне ясыйлар, түшәмне штукатурлыйлар, стеналарны тигезләп, буйый­лар. Яңа тәрәзәләр, ишекләр куелачак, канализация, җылыту, җилләтү системалары ясалачак, электр үткәргечләр, янгынга каршы сигнализация урнаш­тырачаклар.
Мәктәпләр бинасында урнашкан Иске Котыш, Бәркәтә, Күтәмә, Кара Чишмә авыллары бакчаларында да ремонт бара.
-Бездә ремонт эшләре төгәлләнде, - ди Кара Чишмә авылы балалар бакчасы мөдире Дамирә Борһанова. - Тәрәзәләрне, ишекләрне алмаштыр­дылар, яңа бүлмәләр булдырылды, сабыйлар өчен санузел ясалды, косметик эшләр дә башкардылар. Бакчабыз матураеп калды.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы балалар бакчасы