Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә 103 миллион сумга спорт залы төзелә

Бүген республикада төзелүче алты универсаль спорт залының берсе Чирмешәндә күтәрелә. Казаннан килгән осталар төзелеш эшләрен кышкы суыкларда да туктатмый. Республика программасы буенча төзелүче бу спорт объектына 103 миллион сум акча каралган. Бу көннәрдә осталар бинага су үткәргечләр сузу белән мәшгуль, канализация челтәрләре ясалган да. Әле җылылык үткәргечләр һәм газ челтәрләре...

Бүген республикада төзелүче алты универсаль спорт залының берсе Чирмешәндә күтәрелә. Казаннан килгән осталар төзелеш эшләрен кышкы суыкларда да туктатмый.

Республика программасы буенча төзелүче бу спорт объектына 103 миллион сум акча каралган. Бу көннәрдә осталар бинага су үткәргечләр сузу белән мәшгуль, канализация челтәрләре ясалган да. Әле җылылык үткәргечләр һәм газ челтәрләре сузарга кирәк. Аннан соң осталар эчке эшләргә керешәчәк.

24кә 48 метрлы универсаль спорт залында спортның барлык төрләре, хәтта велоспорт белән дә шөгыльләнергә мөмкинлекләр булачак. Биредә үк тренажер залы, душ, киенү-чишенү бүлмәләре ясау да каралган. Спорт объекты өчен автомобиль кую урыны физкультура-сәламәтләндерү комплексы бинасы артындагы мәйданчыкта ясау планлаштырыла. Бина тирәсен төзекләндерү эшләре яз көне башкарылачак.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы 103 миллион сум спорт зал төзелә