Чирмешәндә 103 миллион сумга спорт залы төзелә
Бүген республикада төзелүче алты универсаль спорт залының берсе Чирмешәндә күтәрелә. Казаннан килгән осталар төзелеш эшләрен кышкы суыкларда да туктатмый.
Республика программасы буенча төзелүче бу спорт объектына 103 миллион сум акча каралган. Бу көннәрдә осталар бинага су үткәргечләр сузу белән мәшгуль, канализация челтәрләре ясалган да. Әле җылылык үткәргечләр һәм газ челтәрләре...