Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән сулыкларында коену тыела

Быел Татарстан буенча, 24 майдан 25 июньгә кадәр, бер ай дәвамында, сулыкларда 55 кешенең гомере өзелгән, шул исәптән дүрт баланың. Бүген республика сулыкларында кешеләрнең курынычсызлыгы мәсьәләсенә багышлап, ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең планнан тыш утырышында әлеге мәсьәлә хакында җитди сөйләшү булды....

Быел Татарстан буенча, 24 майдан 25 июньгә кадәр, бер ай дәвамында, сулыкларда 55 кешенең гомере өзелгән, шул исәптән дүрт баланың.


Бүген республика сулыкларында кешеләрнең курынычсызлыгы мәсьәләсенә багышлап, ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең планнан тыш утырышында әлеге мәсьәлә хакында җитди сөйләшү булды.

Соңгы вакытта, аномаль эсселек тору сәбәпле, сулыкларда һәлак булучылар саны кискен арткан.

Кызганычка каршы, шушы көннәрдә генә безнең районда да, Шешминка авылында 13 яшьлек кыз батып үлде.

Сүз уңаеннан, райондагы сулыкларда 2007нче елда - 6, 2008дә - 1, 2010да - 3, 2012дә - 4, 2013тә - 2, ә былтыр ике кешенең гомере өзелгән.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Әкъдәс Шакиров әйтүенчә, бу, кызу көннәрдә аеруча сак булырга кирәк, буаларда, сулыкларда коену гомумән тыела. Районда куркынычсылык таләпләренә җавап бируче коену урыннары юк. Балаларга күз-колак булу сорала.

Болардан тыш, авыл җирлекләре Советлары һәм махсус хезмәтләр буалар, плотиналар тирәсендәге аншлагларны, кисәтү билгеләрен кабат тикшереп чыгарга, тәүлек буе дежурлык оештырырга бурычлы.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайгы килде сулыклар коену Чирмешэн