Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районының Бәркәтә авылы кешесе үз өеннән спиртлы эчемлек саткан

Агымдагы елда район полиция хезмәткәрләре алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенең ике очрагын ачыклаганнар. Соңгысы әле февральдә генә. Лашман авылындагы шәхси эшмәкәр кибете сатучысы чикләнгән вакытта - иртән, сәгать 10 тулганчы берәүгә сыра сата. Полиция хезмәткәрләре сатучының "кырын эшен" урында ук ачыклыйлар. Гаеплегә карата административ эш кузгатылган, судтан соң зур күләмдә штраф...

Агымдагы елда район полиция хезмәткәрләре алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенең ике очрагын ачыклаганнар. Соңгысы әле февральдә генә.

Лашман авылындагы шәхси эшмәкәр кибете сатучысы чикләнгән вакытта - иртән, сәгать 10 тулганчы берәүгә сыра сата. Полиция хезмәткәрләре сатучының "кырын эшен" урында ук ачыклыйлар. Гаеплегә карата административ эш кузгатылган, судтан соң зур күләмдә штраф та түләргә туры киләчәк. Законнарны үтәргә кирәк.

Бәркәтә авылындагы шәхси эшмәкәр закон бозганы өчен ел ахырында гына җавапка тартылса да (30 мең сум штраф түләгән), сабак алмый, икенче тапкыр шул ук "тырмага баса". Ул монысында йортыннан спиртлы эчемлек сатканда тоткарлана. Әлеге адымы өчен дә аңа карата административ эш ачылган.

-Законсыз рәвештә алкоголь сату турында "Халык контроле" порталы аша да хәбәр итәргә мөмкин. Әгәр мәгълүмат расланса, хәбәр бирүчегә акчалата премия каралган. Район полиция бүлекчәсенә андыйлар турында хәбәрләр керә, тик аны "Халык контроле" аша җиткерсәләр тагын да яхшырак булыр иде, - ди район полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов.

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы кешесе саткан спиртлы эчемлек үз өеннән Чирмешән районының Бәркәтә авылы

2
X