Чирмешән районының Бәркәтә авылы кешесе үз өеннән спиртлы эчемлек саткан
Агымдагы елда район полиция хезмәткәрләре алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенең ике очрагын ачыклаганнар. Соңгысы әле февральдә генә.
Лашман авылындагы шәхси эшмәкәр кибете сатучысы чикләнгән вакытта - иртән, сәгать 10 тулганчы берәүгә сыра сата. Полиция хезмәткәрләре сатучының "кырын эшен" урында ук ачыклыйлар. Гаеплегә карата административ эш кузгатылган, судтан соң зур күләмдә штраф...