Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районындагы күп квартиралы йортларда ремонт тәмамлану алдында

Быел район үзәгендәге күп квартиралы йортларда үткәрелергә тиешле капиталь ремонт ахырына якынлашып килә. Алты йортта ремонт эшләре беткән. Бүген Совет урамының 48нче йортында подъездларны төзәтәләр. -Бу йортның подъездлары күптән ремонт сорый иде, шуның өчен аны матурларга булдык, - ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов. - Подъезд идәннәренә...

Быел район үзәгендәге күп квартиралы йортларда үткәрелергә тиешле капиталь ремонт ахырына якынлашып килә. Алты йортта ремонт эшләре беткән. Бүген Совет урамының 48нче йортында подъездларны төзәтәләр.

-Бу йортның подъездлары күптән ремонт сорый иде, шуның өчен аны матурларга булдык, - ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов. - Подъезд идәннәренә плитәләр түшәлә, эчке якта пластик ишек урнаштырыла. Бу йортта моңа кадәр дә 472 мең 500 сумлык эш башкаралгын иде, ә подъездларга 231 мең сум акча тотылачак.
Татарстан урамының 5нче йортында 4 миллион 80 мең 118 сумлык ремонт эшләре башкарылган. Бу йортның түбәсен профнастил белән ябып, сайдинг белән тышлаганнар, подъездга пластик тәрәзәләр, ишекләр урнаштырганнар, су, канализация челтәрләре дә яңартылган. Совет урамының 5нче йортының подъезды нык матурланган, подвалына ремонт үткәрелгән, электр үткәргечләре дә яңартылган. Әлеге эшкә 1 миллион 159 мең 780 сум акча сарыф иткәннәр.
-Подъездыбыз яктырып, матурланып китте, подвалыбызның да стеналарын шомартып, тәртипкә китерделәр. Эшчеләр алны-ялны белми эшләделәр, торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов тә эшне даими контрольдә тотты. Безнең киңәшләргә дә колак салып эшләделәр, йорт халкы исеменнән аларгр зур рәхмәт җиткерәм, - ди бу йортның башлыгы (старшая) Розалия Бигеева.
Төньяк урамының 2 нче йортында ремонтка 1 миллион сумнан артык акча тотылган. Техническая урамының 28 нче йортында 1 миллион 500 мең сум тирәсе акчага су, канализация челтәрләре яңартылган, подъезд, подваллар да яңа төс алган. Совет урамының 45а йортында электр челтәрләрен яңартуга, подвал, подъездларны тәртипкә китерүгә 1 миллион сум чамасы акча тотылган. Ә Совет урамының 15нче йорты гомумән канализациягә тоташтырылмаган булган, бу эшкә 185 мең сум акча кулланылган.
-Киләсе елдагы капиталь ремонт программасына алты йортны керттек, моңа 2 миллион 200 мең сум акча биреләчәк, - ди Мәсхүт Хөсәенов. - Иң элек подъездларны рәтлисе бар, шуңа тагын алты йортны тәртипкә китерергә булдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы капиталь ремонт программасы