Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында укытучылар җитми

Яңа уку елында районның барлык мәктәпләрендә 2384 укучы белем алыр дип көтелә. Беренче классларга 229 малай һәм кыз бара (былтыр 218 булган). Иң зур беренче класс Чирмешән лицеенда һәм 1нче Чирмешән мәктәбендә булачак. Аларга 50гә якын бала киләчәк. Лашман мәктәбе бусагасын тәүге тапкыр 17 сабый атлап керергә җыена. Ивашкино мәктәбендә...

Яңа уку елында районның барлык мәктәпләрендә 2384 укучы белем алыр дип көтелә. Беренче классларга 229 малай һәм кыз бара (былтыр 218 булган).

Иң зур беренче класс Чирмешән лицеенда һәм 1нче Чирмешән мәктәбендә булачак. Аларга 50гә якын бала киләчәк. Лашман мәктәбе бусагасын тәүге тапкыр 17 сабый атлап керергә җыена. Ивашкино мәктәбендә бәйрәм кыңгыравы беренче класска баручы - 14, Иске Үтәмештә - 12, ә 2нче Чирмешән мәктәбендә 10 бала өчен шалтыраячак. Иске Кади һәм Ульяновка мәктәпләрендә беренче классларга 9ар бала килергә тиеш.
Яшәүче авылында беренче класска керүче юк. Түбән Кармалкада мәктәпкә беренче тапкыр нибары бер, Шешминка, Иске Котыш, Лагерка, Югары Кармалка мәктәпләрендә - икешәр, Югары Кәминкәдә, Яңа Элмәледә, Утыз Имәндә өчешәр бала укый башлаячак.
Район мәктәпләренең 10нчы классларына 156 укучыны көтәләр, 11нче классларда 149 бала укыячак. Быел иң зур чыгарылыш класс, 31 укучы, Лашман мәктәбендә булачак, Чирмешән лицееның 11 классында - 29.
Укучылар санына килгәндә, яңа уку елында Чирмешән лицеенда 369 укучы белем алачак, 1нче Чирмешән мәктәбендә - 348, Лашманда - 194.
Сүз уңаеннан, районда 385 педагог хезмәт куя. Мәктәпләрдә укытучыларга ихтыяҗ бар, мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, математика, химия, башлангыч класслар, рус теле һәм татар теле буенча педагоглар кирәк.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Мәктәпләр Яңа уку елы башлана