Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында чәчүне тизләтү кирәк

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 390 гектарда орлыклар җир куенына салынган (тиешленең 1 проценты). Бүген җирләрне тырмалау белән беррәттән, чәчү темпын да тизләтергә кирәк. Әлегә, башкалар белән чагыштырганда, "Чирмешән АГРО", "Сөлчә", "Авангард" хуҗалыкларында агрегатлар җитештерүчәнрәк эшли. "Лениногорск Агрофирмасы"нда темп югары, бу җәмгыятьтә күпьеллык үләннәрне, уҗым культураларын тукландыруны төгәлләделәр, җирләрнең 60 процентка...

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 390 гектарда орлыклар җир куенына салынган (тиешленең 1 проценты).

Бүген җирләрне тырмалау белән беррәттән, чәчү темпын да тизләтергә кирәк. Әлегә, башкалар белән чагыштырганда, "Чирмешән АГРО", "Сөлчә", "Авангард" хуҗалыкларында агрегатлар җитештерүчәнрәк эшли. "Лениногорск Агрофирмасы"нда темп югары, бу җәмгыятьтә күпьеллык үләннәрне, уҗым культураларын тукландыруны төгәлләделәр, җирләрнең 60 процентка якынында дым каплаттылар. Хәзер арпа чәчәләр.
"Чирмешән АГРО"да да арпа чәчү дәвам итә.
Район буенча алганда күпьеллык үләннәрнең яртысыннан күбрәгендә, тагын 3 меңләп гектарда, уҗым культураларының 20 процент өлешендә, ягъни 3 мең гектарда минераль ашлама кертәсе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы чәчү язгы чәчү Кыр эшләре