Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында 17 наркоман исәптә тора

Әле биш ел элек кенә район үзәк больницасының наркология кабинетында ике наркоман исәптә торса, быел андыйлар 17 үк. Республикага аң агулаучы тилерткечләрнең яңадан-яңа синтетик төрләре үтеп керүе дә борчылу уята. Узган елда Татарстанда наркотиклардан агуланып 71 (2014 тә - 46) кеше үлгән. Республиканың наркотикларга каршы комиссиясе утырышында әйтүләренчә, Татарстанда 9...

Әле биш ел элек кенә район үзәк больницасының наркология кабинетында ике наркоман исәптә торса, быел андыйлар 17 үк.

Республикага аң агулаучы тилерткечләрнең яңадан-яңа синтетик төрләре үтеп керүе дә борчылу уята. Узган елда Татарстанда наркотиклардан агуланып 71 (2014 тә - 46) кеше үлгән.
Республиканың наркотикларга каршы комиссиясе утырышында әйтүләренчә, Татарстанда 9 меңләп наркоман теркәлгән. Әлеге золым Казан, Чаллы, Бөгелмә, Яшел Үзән шәһәрләрендә күбрәк тамыр җәйгән. Наркоманиянең яшәрә баруы да хәвефле хәл: авыручыларның өчесенә хәттә 14 яшь тә юк икән.
Чит илләрдән керүче наркотикларга киртә куярга тырышалар. Әйтик, наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең республика идарәсе дә катнашкан киң масштаблы илкүләм операция нәтиҗәсендә көньяк-көнчыгыш Азия илләреннән керүче 1 тоннадан күбрәк синтетик наркотиклар партиясе законсыз әйләнештән алынган. Әгәр бу тилерткечләр ияләренә барып җиткән булса, алар әлеге концентраттан 20 тонналап (!) тарта торган катнашма - наркотик ясап тараткан булырлар иде. Шөкер, моңа юл куймаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Наркомания