Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында 12 литр спиртлы эчемлек әйләнештән алынган

Декабрь аеның икенче атнасында район территориясендә 12 литр легаль булмаган спиртлы эчемлек әйләнештән алынган. Бу хакта күпме генә язсак - сөйләсәк тә, ялган аракы белән сәүдә итү темасы актуаль булып кала. 11 декабрь көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре Чирмешән - Шентала юлында тикшерү максатыннан бер җиңел машинаны туктаталар. Аның багаж бүлекчәсендә спиртлы...

Декабрь аеның икенче атнасында район территориясендә 12 литр легаль булмаган спиртлы эчемлек әйләнештән алынган.

Бу хакта күпме генә язсак - сөйләсәк тә, ялган аракы белән сәүдә итү темасы актуаль булып кала.
11 декабрь көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре Чирмешән - Шентала юлында тикшерү максатыннан бер җиңел машинаны туктаталар. Аның багаж бүлекчәсендә спиртлы сыекча белән 5 литрлы ике пластик канистра табыла. Билгеле, аларның тиешле документлары һәм акциз маркасы булмый. Машина йөртүче - Тольятти кешесе әлеге товарны Самарадан үзе өчен сатып алдым, дип аклана. Ләкин законсыз рәвештә исерткеч продукция йөрткән өчен аңа закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.
10 декабрь көнне, "Алкоголь" профилактик операциясе барышында, Чирмешәндә яшәүче бер ир - атта яртышар литрлы дүрт пластик шешә спиртлы эчемлек табыла. Ул аны күрше Самара өлкәсендәге Ясная Поляна авылында яшәүче берәүдән сатып алган. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, бу эш буенча материаллар, чара күрү өчен, күршеләргә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы