Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы мәктәпләрендә ачыктан-ачык сөйләшүләр оештырыла

Бу көннәрдә хокук саклау органнары, сәламәтлек саклау, район мәгариф бүлеге, дин вәкилләре мәктәп укучылары белән очрашулар уздыра. -Без инде Яңа һәм Иске Элмәле, Күтәмә, Иске Кади, Лашман мәктәпләрендә булып, әңгәмәләр үткәрдек, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова. - Нигездә, актуаль темаларга: наркомания, экстремизм, эчкечелекнең яманлыгы, юлда йөрү...

Бу көннәрдә хокук саклау органнары, сәламәтлек саклау, район мәгариф бүлеге, дин вәкилләре мәктәп укучылары белән очрашулар уздыра.

-Без инде Яңа һәм Иске Элмәле, Күтәмә, Иске Кади, Лашман мәктәпләрендә булып, әңгәмәләр үткәрдек, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Флера Рәхимҗанова.
- Нигездә, актуаль темаларга: наркомания, экстремизм, эчкечелекнең яманлыгы, юлда йөрү кагыйдәләренә тукталабыз. Укучылар алдында белгечләр чыгыш ясый, алар сорауларга җавап та бирәләр. Видеороликлар күрсәтәбез.
Балалар да бу очрашуларда актив катнашалар. Аларның бүгенге проблемаларга битараф түгеллеге күренә.
Мондый чара районның башка мәктәп­ләрендә дә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы