Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы мәктәпләре укучылары тонна-тонна макулатура җыйган

Иске Кади урта мәктәбе укучылары быел 1 тонна макулатура җыеп, хәзерләүчеләргә тапшырганнар да. Җыелган чималны Зәйдән килеп алганнар, мәктәп 3000 сум акча эшләгән. Искекадилыларның запаслары тагын бар. -Без мәктәптә черновикларны да чүплеккә ташламыйбыз, аерым җыеп барабыз, - ди Иске Кади урта мәктәбенең технология укытучысы Айгөл Гыйрфанова. -Укучыларга макулатура җыярга әти-әниләре,...

Иске Кади урта мәктәбе укучылары быел 1 тонна макулатура җыеп, хәзерләүчеләргә тапшырганнар да. Җыелган чималны Зәйдән килеп алганнар, мәктәп 3000 сум акча эшләгән. Искекадилыларның запаслары тагын бар.


-Без мәктәптә черновикларны да чүплеккә ташламыйбыз, аерым җыеп барабыз, - ди Иске Кади урта мәктәбенең технология укытучысы Айгөл Гыйрфанова. -Укучыларга макулатура җыярга әти-әниләре, әби- бабайлары, күршеләре дә булыша, бер кәгазь дә чүп чиләгенә китми. Үткән ел макулатура саткан акчага теннис өстәле сатып алдык. Быелгы акчаларга да урын табарбыз.

Мәктәптә укучылар, укытучылар арасында да конкурс игълан ителгән. Уку елы ахырында җиңүчеләргә кызыксындыру бүләкләре биреләчәк. Алдынгылар байтак. Әйтик, 3 класс укучысы Ришат Заһретдинов - 240, 5 класстан Айгөл Гафиятуллина 90 килограмм макулатура җыйганнар да.

Иске Үтәмеш мәктәбе 300 килограмм макулатура тапшырган.

Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район мәктәпләре тагын 4255 килограмм макулатура әзерләгән. Әйтик, лицей -1000 килограмм, Иске Котыш - 700 килограмм, Иске Үтәмеш мәктәбе тагын 600 килограмм чимал җыеп куйган. Башка мәктәпләрдә дә бу юнәлештә конкрет эш бара.

Бер укучыга елына ким дигәндә 30 килограмм макулатура җыю бурычы куелган. Иң күп макулатура җыючыга бүләк бирү дә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән мәктәпләре укучылар тоннатонна макулатура җыйган