Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы буенча 8 меңләп объект исәпкә алына

2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр үтәчәк Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуга әзерлек башланды. Ике кеше бу эш белән агымдагы елның маеннан бирле шөгыльләнә. -Әлеге мөһим кампаниягә 35ләп белгеч җәлеп ителәчәк, - ди райондагы дәүләт статистика бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Әсхәт Гарифуллин. - Шуларның 16-17се - исәпкә алучы, 12се -...

2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр үтәчәк Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алуга әзерлек башланды. Ике кеше бу эш белән агымдагы елның маеннан бирле шөгыльләнә.

-Әлеге мөһим кампаниягә 35ләп белгеч җәлеп ителәчәк, - ди райондагы дәүләт статистика бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Әсхәт Гарифуллин. - Шуларның 16-17се - исәпкә алучы, 12се - теркәүче һәм 4 участокта - 4 инструктор. Инде бу эшкә алынырга теләге булган кешеләрне барлый башладык, 2016 ел башында аларны укыту да каралган.
Үткән исәпкә алудан аермалы буларак, монысында мәгълүматлар кәгазьгә төшерелми, ә электрон формада туплана, ягъни исәпкә алучыларга планшетлар бирелә. Анкетада 28 сорау (җир участогы, анда ниләр җитештерелә, нинди агач-куаклар үсә, техникалар, терлекләр һ. б. турында) булачак, исәпкә алучы җавап-мәгълүматларны хуҗаларның сүзләре буенча яза.
Район буенча 8 меңләп объект исәпкә алыначак, чама белән, бер сан алучыга 460 объект туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сан алу