Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән кырларында язгы чәчүнең темплары көчәя

Район буенча алганда, чәчкечләр әлегә 3856 гектарда, ягъни тиешленең 14 процент өлешендә узган, 22030 гектар җирдә (тиешленең 43 проценты) дым каплатылган. "Чирмешән АГРО" җәм­гыяте игенчеләре планлаганның яртысыннан күбрәгендә арпа чәчеп куйганнар. Монда чөгендер җиренә дә төштеләр. Кармалка, Бәркәтә якларында эшләүче "Лениногорск агрофирмасы" тиешле мәйданнарның 28 процентында чәчү эшләре башкарган. Хуҗалыкта...

Район буенча алганда, чәчкечләр әлегә 3856 гектарда, ягъни тиешленең 14 процент өлешендә узган, 22030 гектар җирдә (тиешленең 43 проценты) дым каплатылган.

"Чирмешән АГРО" җәм­гыяте игенчеләре планлаганның яртысыннан күбрәгендә арпа чәчеп куйганнар. Монда чөгендер җиренә дә төштеләр. Кармалка, Бәркәтә якларында эшләүче "Лениногорск агрофирмасы" тиешле мәйданнарның 28 процентында чәчү эшләре башкарган. Хуҗалыкта 300 гектарда борчак та җир куенында. Лашман, Әмир, Котыш, Кади, Чирмешән, Чегодай кырларын эшкәртүче "Агропродукт" җәмгыятендә, "Күтәмә агрофирмасы"нда да, башкалар белән чагыштырганда, өлгер эшлиләр.
Ә менә "Үтәмешагро", "Кара Чишмә" хуҗалыкларында, Мордва Афонькәсе, Казанка, Кади якларында кырлары булган "Тат­агро" җәмгыятендә, Ульяновкадагы "Иванов Ю.С." крестьян-фермер хуҗалыгында, ни кызганыч, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә әйтүләренчә, чәчүгә керешмәгәннәр дә. "Лениногорск агрофирмасы", "Андреевка" хуҗалыгы, "ЧирмешәнАГРО" дым каплатуны төгәлләде.
* "Чирмешән"АГРО" җәмгыятеннән Александр Беззубов К-744 тракторы белән 400 гектарда арпа чәчте. Уңган механизатор көненә 80 гектарлап мәйданда "эз сала". Хәзер ул бодай чәчү мәшәкатьләрендә.
* Шул ук хуҗалыктан Рафик Харисов 1080 гектарда дым каплаткан. Рафик Габделәхәт улы бу көннәрдә чөгендер чәчү өчен җир әзерли.
* "Лениногорск агрофирмасы"ннан Рамил Бикколов, Владимир Денисов, Наил Гыйниятуллин, Рәшит Кашаповлар ике "Флекси-Койл" агрегаты белән 1000 гектарлап мәйданда арпа, борчак орлыклары күмдергәннәр.
* "Агропродукт" җәмгыя­теннән Рушан Абзалов, Денис Матягиннар да - булдыклы механизаторлар. Алар "иномарка" тракторлар белән, нормаларын арттырып, һәрберсе 500 гектардан күбрәк мәйданда чәчү уздырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы язгы чәчү чәчкечләр