Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән курсантларына душ та ясаганнар

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында март аеннан бирле ремонт бара. Башкарган эшләр күп булса да, төзәтәсе, матурлыйсы урыннар байтак әле. Бүген биредә Түбән Камадан дүрт бригадада 27 кеше хезмәт куя. Материаллар гел булмау сәбәпле, эш планлаганнан озаккарак сузылган. -Биредә 9 миллион 162 мең сумлык эш башкарылачак, - ди филиал мөдире...

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалында март аеннан бирле ремонт бара. Башкарган эшләр күп булса да, төзәтәсе, матурлыйсы урыннар байтак әле.


Бүген биредә Түбән Камадан дүрт бригадада 27 кеше хезмәт куя. Материаллар гел булмау сәбәпле, эш планлаганнан озаккарак сузылган.

-Биредә 9 миллион 162 мең сумлык эш башкарылачак, - ди филиал мөдире Хәмзә Хөснуллин. - Ашханәбезне үзгәртеп, заманча 80 урынлы кафе ясыйбыз. Биредә төрле кичәләр дә үткәрергә планлыйбыз. Бу курсантларга - пешекчеләргә практика өчен дә яхшы булачак.

Уку йортының барлык кабинет һәм остаханәләрнең стеналары буялган, яңа идәннәр җәелгән. Курсантлар нык үзгәртелгән спорт залында шөгыльләнгәч, душта да юына алачаклар. Егетләр һәм кызлар өчен аерым киенү-чишенү бүлмәләре ясалган. Коридор идәннәренә плитка җәелә, стеналар шомартыла. Кабинетларга ишекләр куелган. Бинаның тышы буялган, керү-чыгу юлы, ишек тә дә яңартыла. Эретеп ябыштыручылар уку йортын койма белән тотарга керешкәннәр.

-Район башлыгы Наил Зарипов тәкъдиме белән республиканың Фән һәм мәгариф министрлыгына хат юлладык, - ди мөдир. - Аннан ярдәм булса, безгә яңа техник җиһазлар да кайтарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined