Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән депутатлары район бюджетына үзгәрешләр керттеләр

Чирмешән муниципаль районы бюджеты, өстәмә керемнәр хисабына, янә 4 миллион 873 мең сумга артты. Район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин әйтүенчә, ел дәвамында бюджетның керем һәм чыгым өлешләрен, өстәмә керемнәрдән чыгып, 42 миллион сумга күбәйткәннәр. 2017 елда, әлегә, бюджетка нормативта каралганнан 40 миллион сумга күбрәк керем алынган, ел ахырына кадәр...

Чирмешән муниципаль районы бюджеты, өстәмә керемнәр хисабына, янә 4 миллион 873 мең сумга артты.

Район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин әйтүенчә, ел дәвамында бюджетның керем һәм чыгым өлешләрен, өстәмә керемнәрдән чыгып, 42 миллион сумга күбәйткәннәр. 2017 елда, әлегә, бюджетка нормативта каралганнан 40 миллион сумга күбрәк керем алынган, ел ахырына кадәр бу сан 48 миллион сум булыр дип фаразлыйлар.

Район Советы депутатлары Советның 2016 елның 19 декабрендә кабул ителгән "Чирмешән муниңипаль районының 2017 елга һәм 2018 һәм 2019 еллар план чорына бюджеты турында" 68нче санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертеп, 4 миллион 873 мең сумның кайларга җибәреләсен хәл иттеләр, бу хакта карар чыгардылар.

Муниципаль район Советының чираттагы егерме тугызынчы утырышында, ул район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин рәислегендә үтте, Татарстан Республикасының "Чирмешән муниципаль районы" муниципаль берәмлеге карамагындагы милекне залогка бирү турында" Положение расланды, районда кайбер төр эшчәнлек өчен ЕНВД-керемгә бердәм салым системасын гамәлгә кертүгә кагылышлы карарга, ул 2014 елның 29 апрелендә кабул ителгән, үзгәрешләр уңаеннан да карар чыгардылар. Утырышта депутатлар запрослары да булды, алар да документларда чагылыш табачак.

Автор фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәнлеләрне алдарга маташалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән депутатлары район бюджетына үзгәрешләр керттеләр