Чирмешән депутатлары район бюджетына үзгәрешләр керттеләр
Чирмешән муниципаль районы бюджеты, өстәмә керемнәр хисабына, янә 4 миллион 873 мең сумга артты.
Район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин әйтүенчә, ел дәвамында бюджетның керем һәм чыгым өлешләрен, өстәмә керемнәрдән чыгып, 42 миллион сумга күбәйткәннәр. 2017 елда, әлегә, бюджетка нормативта каралганнан 40 миллион сумга күбрәк керем алынган, ел ахырына кадәр...