Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән авыл җирлегендә халык җыенында 2018 елга үзсалым күләмен 1000 сум итеп билгеләргә карар кылдылар

Район үзәгендә һәм Чирмешән авыл җирлегенең башка торак пунктларында яшәүче халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен беренче чиратта нәрсәләр эшләргә? 19 ноябрьгә билгеләнгән җирле референдум мәсьәләсе буенча үткәрелгән җыенда сүз шул хакта барды. Күп кенә чирмешәнлеләр кайбер урамнарның җитәрлек яктыртылмавыннан, юллар һәм тротуарларның начар булуыннан, зират коймаларының искерүеннән, чишмә тирәләренең төзексезлегеннән...

Район үзәгендә һәм Чирмешән авыл җирлегенең башка торак пунктларында яшәүче халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен беренче чиратта нәрсәләр эшләргә? 19 ноябрьгә билгеләнгән җирле референдум мәсьәләсе буенча үткәрелгән җыенда сүз шул хакта барды.

Күп кенә чирмешәнлеләр кайбер урамнарның җитәрлек яктыртылмавыннан, юллар һәм тротуарларның начар булуыннан, зират коймаларының искерүеннән, чишмә тирәләренең төзексезлегеннән зарлана...

Проблемалар күп, тик аларны хәл итү өчен һаман да акча кирәк, авыл җирлегенең исә моңа акчасы юк. Монда үзсалым программасы ярдәмгә килә ала, чөнки җыелган һәр бер сумга республика дүрт тапкыр күбрәк средство бирә.

-Бу мөмкинлектән тулырак файдаланырга кирәк, - диде җыенда муниципаль район һәм Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Фердинат Дәүләтшин. -Мисалга, Чирмешәндә үзсалым 4 миллион сум күләмендә җыелса, авыл җирлегенең 20 миллион сум акчасы булачак, ә бу суммага байтак эш башкарып була.

Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева билгеләп үткәнчә, 201-2017 елларда җыелган үзсалымга Чирмешәндә, Түбән Чегодайда, Казанкада, Кече Чегодайда урамнарда яктырткычлар кую, аларны карап тоту буенча зур эш эшләнгән. Күпләрнең хыялы да, ниһаять, тормышка ашты - элеккеге Липки, Свобода, Титов поселокларында, Сотников хуторында зиратлар тирәсе тотып алынды (бу эшләргә 608 мең сум акча китте). Хәзер Чирмешәндә иске христиан зиратын коймалауны тәмамлауга һәм карап торуга 1 миллион сумнан артык, мөселман зиратына 500 мең сум кирәк. Район үзәгендә тротуарларны ремонтлау, Казанкада, Чирмешәндә (сөт заводы янында) чишмәләрне, кирпеч заводы поселогында минераль су чыганагын төзекләндерү буенча да эшлиселәр байтак. Тиздән Зур Чирмешән елгасы аша җәяүлеләр күпере төзелә башлаячак. Авыл җирлекләрендә дә урамнарны яктырту, юлларны ремонтлау дәвам итәчәк. Кичектергесез башка эшләр дә күп.

Халык җыенында 2018 елда үзсалымны, көндезге бүлектә укучы студентлардан, 80 яшьтән өлкән ялгыз кешеләрдән, I төркем инвалидлардан һәм Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итүчеләрдән кала, балигъ булган авыл җирлегендә теркәлгән һәм даими яшәүче һәр кешедән 1000 сум күләмендә җыярга карар кабул ителде.

Үзсалым акчасын 19 ноябрьдән соң, референдум үткәч җыя башлыйлар. Сумманы берьюлы бирергә авырсынучылар аны өлешләп, төзелеш сезоны башланганчы - декабрь, январь, февраль, март айларында түли алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined 2018 авыл җирлекләре 1000 сум

2
X