Авыл җирлекләре тег белән яңалыклар
-
Югары Кәминкә һәм Түбән Кармалка авыл җирлекләре башлыклары яңа машиналарда йөриләр
Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләре Ассоциациясе съездыннан Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Кирам Гыйләҗев һәм Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин яңа машиналарда кайтканнар. Әлеге автомобиль ачкычларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган. Президент кулыннан республика районнары вәкилләре 93 «Шевроле Нива» машинасы ачкычы алганнар. Җиде ел дәвамында Татарстанда җирле үзидарәләргә...
-
Чирмешән авыл җирлегендә халык җыенында 2018 елга үзсалым күләмен 1000 сум итеп билгеләргә карар кылдылар
Район үзәгендә һәм Чирмешән авыл җирлегенең башка торак пунктларында яшәүче халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен беренче чиратта нәрсәләр эшләргә? 19 ноябрьгә билгеләнгән җирле референдум мәсьәләсе буенча үткәрелгән җыенда сүз шул хакта барды. Күп кенә чирмешәнлеләр кайбер урамнарның җитәрлек яктыртылмавыннан, юллар һәм тротуарларның начар булуыннан, зират коймаларының искерүеннән, чишмә тирәләренең төзексезлегеннән...
-
Акча “эшләргә” тиеш
Быел тулаем район буенча 1 миллион 771 мең сум үзсалым акчасы җыелырга тиеш. Әлегә план 83 процентка үтәлгән, 298 мең сум акча җыясы калган. -Күпчелек авыл җирлекләрендә тиешле сумманың 90 проценттан артыгы җыелды, - ди финанс - бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. - Шешминка, Яңа Элмәле, Бәркәтә, Иске Үтәмеш авыл...
-
Бәркәтә һәм Иске Үтәмеш авыл җирлекләре миллион сумлык грант оттылар
Әлеге авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләр Советы игълан иткән республика бәйгесенең җиңүчеләре дип танылдылар һәм 1әр миллион сум грант оттылар. Агымдагы елда бу конкурста барлык районнардан да 217 авыл җирлеге катнашкан, 104се җиңүчеләр исемлегенә кертелгән. Аларның һәрбесенә 1әр миллион сум акча биреләчәк. Әлеге акчалар юлларны ремонтлауга, су кертүгә, техника сатып алуга...
-
Башлыкларга – ноутбуклар
Республика җитәкчелеге исеменнән, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров районның авыл җирлекләре башлыкларына ноутбуклар тапшырды. "Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Муниципаль берәмлекләр Советы съездында бөтен башлыкларны ярты ел эчендә ноутбуклар һәм программа документлары белән тәэмин итәбез дигән иде. Күргәнебезчә, бу эшне бик тиз башкардылар", - диде Минсәгыйть Закир...