Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Югары Кармалкадагы фермадан 90 килограмм солы урлаганнар

Билгесез кеше “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”нең Югары Кармалкадагы терлекчелек фермасыннан 90 килограмм солы урлаган. Полиция хезмәткәрләре угрыны эзли.

Гомумән, 18-24 ноябрьдә район полиция бүлегенең кизү частенда 24 хәбәр кабул иткәннәр. Бу чорда ике җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 2 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларның берсендә имгәнүче бар. Юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмаган 49 очрак ачыкланган, бер кеше транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә иткән.

Коронавирус инфекциясен профилактикалау максатындагы рейдлар вакытында кагыйдәләр бозуның 15 очрагы беленгән.

Лашманда хатынына кул күтәргән ир-атка закон каршында җавап бирергә туры киләчәк. Аннан алдагы атнада Чирмешәндә яшәүче хатын-кыз да үзенә суккан ир-атны җаваплылыкка тартуны сорый.

11-17 ноябрь атнасында исә Иске Элмәле авылындагы йортка кереп, берәү җылылык системасының торбаларын һәм кулдан ясалган газ мичен урлап чыккан. Бу хакта полиция бүлегенә искекотышлы хәбәр итә.

Югары Кармалка кешесенең авыл мәдәният йортында кесә телефонын урлаганнар.

Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның

Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев