Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ышаныйк, әмма сизгерлекне югалтмыйк

"Чирмешән" муниципаль ара бүлегендә экстремизм гамәлләре буенча исәпкә алынган гражданнар юк. Әмма бу тынычланырга, әлеге проблемага битараф булырга ярый дигән сүз түгел. Район территориясендә террорчылык актларын булдырмау өчен төрле чаралар күрелә. Әйтик, районда яшәүче чит илләр гражданнары буенча мәгълүмат тупланган, социаль объектларда даими тикшерүләр үткәрелә, учреждениеләр җитәкчеләре белән инструктажлар оештырыла....

"Чирмешән" муниципаль ара бүлегендә экстремизм гамәлләре буенча исәпкә алынган гражданнар юк. Әмма бу тынычланырга, әлеге проблемага битараф булырга ярый дигән сүз түгел.


Район территориясендә террорчылык актларын булдырмау өчен төрле чаралар күрелә. Әйтик, районда яшәүче чит илләр гражданнары буенча мәгълүмат тупланган, социаль объектларда даими тикшерүләр үткәрелә, учреждениеләр җитәкчеләре белән инструктажлар оештырыла.

Участок уполномоченныйлары да бу юнәлештә актив эш алып баралар.

"Террорчылыкны булдырмас өчен, беренче чиратта, барыбызга да игътибарлы булырга кирәк, - ди Иске Үтәмеш, Шешминка, Мордва Афонькәсе авыл җирлекләрендә хезмәт куючы участок инспекторы Марат Сабиров. - Авылларда һәркем шикле кешеләргә игътибарлы булырга тиеш. Андыйларга юлыккан очракта, кичекмәстән авыл җирлеге Советына, полициягә яисә участок инспекторына шалтыратырга, хәбәр итәргә киңәш бирәбез. Без бу турыда җыелышлада да сөйлибез, аерым кешеләр белән очрашкач та әйтеп узабыз. Мәктәпләрдә, кибетләрдә мәгълүмати стендлар да урнаштырылган".

Бүген һәр йортта диярлек участок инспекторының телефон номерлары күрсәтелгән визит карточкалары бар.

"Безнең авыл җирлегендә 389 йортта 993 кеше гомер кичерә, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. - Кызганычка каршы, авылларда буш, кеше яшәми торган йортлар да күп, безнең җирлектә генә дә аларның саны 119га җитә.

Урманасты Үтәмештә 40 йорт иясез тора. Участок инспекторы да, мин үзем дә аларны игътибарсыз калдырмыйбыз, контрольдә тотабыз, чит кешеләр килеп урнашмаганнармы дип тикшерәбез".

Авыл халкы гади, ышанучан, тик сизгерлек, сак булу бервакытта да комачауламас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined экстремизм гамәлләре